Евгения Снеткова-Вечеслова

Евгения Петровна Снеткова-Вечеслова (18821961) — совет балет артисты һәм педагогы[1]

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 22 июнь 1882(1882-06-22)
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 16 ноябрь 1961(1961-11-16) (79 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Һөнәр төре балет артисты

Биографиясе үзгәртү

Евгения Петровна Снеткова-Вечеслова 1882 елның 22 июнендә (яңа стиль буенча 4 июльдә) Петербургта туган.

Петербург театр училищесында педагог Энрико Чекетти классын тәмамлый. 1900-1922 елларда Мариин театрында эшли: кордебалетта да, соло партияләрне дә башкара.

Театр артисткасы буларак, 1917 елда Петроградта шәхси студияләрдә һәм А.Л. Волынскийның рус балеты мәктәбендә классик бию укыта башлый. 1920 елдан 1951 елга кадәр Ленинград хореография училищесының башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. ССРБнең күп кенә республикалары өчен артистлар әзерләү эшенә зур өлеш кертә. Аның укучылары арасында — Н. М. Дудинская, Г. Т. Комлева, А. Е. Осипенко, С. Г. Корень, К. М. Сергеев һәм башкалар бар.[1]

Евгения Снеткова-Вечеслова 1961 елның 16 ноябрендә Ленинградта вафат була. Большеохтинск зиратына җирләнгән.[2]

1904 елда Николай Густавович Легат (1869-1937) һәм Сергей Густавович Легат (1875-1905) литрографиясендә сурәтләнгән)[3]

Гаиләсе үзгәртү

Евгения Петровнаның ире хәрби кеше — подполковник Михаил Михайлович Вечеслов[4], Пажевск Корпусын тәмамлаган, Иван Грозный дворяннар нәселеннән.

Аларның икенче кызлары Татьяна Ленинград Киров исемендәге опера һәм балет театрының танылган балеринасы. Беренче кызы — Евгения.

Совет һәм Россия хореографы, актер һәм режиссер Андрей Кузнецов-Вечесловның әбисе.

Чыганаклар үзгәртү

  • Русский балет. Энциклопедия. БРЭ, «Согласие», 1997 год.
  • Найдич Юрий Михайлович. «Было это так…» // Вестник Академии русского балета им. А. Я. Вагановой / Акад. Рус. балета им. А. Я. Вагановой. — Санкт-Петербург : Академия русского балета им. А. Я. Вагановой, 2015. — № 2 (37).

Примечания үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү