Ева Николай кызы Лисина (1939 елның 26 июле, Имәнкисәге (Батыр районы) авылы, Чуаш АССР) - прозаик, шагыйрә, драматург, язучы, тәрҗемәче.

Ева Лисина

Тугач бирелгән исеме: Ева Николай кызы Лисина
Туу датасы: 26 июль 1939(1939-07-26) (84 яшь)
Туу урыны: Чуаш АССР, Батыр районы, Имәнкисәге авылы
Милләт: чуаш
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы
Эшчәнлек төре: язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче
Иҗат итү теле: чуаш теле, рус теле
Дебют: 1967 ел "Ялав" (Байрак) журналында

Чуваш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (2001), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1988).

Ева Лисина - шагыйре Геннадий Айгиның һәм рәссам Луиза Юманкканың сеңелесе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ева Лисина 1939 елның 26 июлендә Чуашиянең Батыр районы Имәнкисәге авылында авыл укытучысы гаиләсендә туды. Аның балачагы һәм яшьлеге шул ук районның Шәйморза авылында үтте. 1956-1962 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясендә (Мәскәү) белем алды.[1]

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Ботаника бакчасында, И. Г. Сеченов исемендәге 1 нче Мәскәү медицина институтында, аннары - М. И. Рудомино исемендәге чит ил әдәбияты бөтенроссия дәүләт китапханәсенең өлкән мөхәррире булып эшли. М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында чуваш әдәбиятын укыткан.[2]

1967 елда "Ялав" (Байрак) журналында басылган беренче хикәя аңа зур уңыш китерә. Шуннан бирле Е. Лисинаның әсәрләре Чувашия журналларында даими басылып тора һәм аның китаплары Чуаш китап нәшриятында нәшер ителә.Чуаш һәм рус телләрендә әкиятләр, хикәяләр, повестьлар һәм пьесалар авторы. А. Н. Островский, Э. Де Филиппо, П. Гаринеи, Ю. О’Нил, В. Т. Шаламов әсәрләрен чуваш теленә күчерде. Библия чуваш теленә тәрҗемәчеләренең берсе. Россия һәм Германиянең төрле әдәби премияләренә лаекләгән.[3]

Китаплар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ева Лисина(рус.)
  2. Писатели : Лисина Eва Николаевна//Культурное наследие ЧувашииКультурное наследие Чувашии(рус.)
  3. Лисина Ева Николаевна 2018 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.//Литературная карта Чуваши(рус.)
  4. Чуаш китап нәшрияты материаллары буенча. 06.05.2020.