Дүләнәрозасыманнар гаиләлегенә кергән ак чәчкәле, сары яки кызыл җимешле, эре энәле куак үсемлек; шикәрлелеге 15–17 кг/га.

Дүләнә
Сурәт
Халыкара фәнни исем Crataegus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон алмагачлылар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре алма[d]
Нәрсәнең чыганагы mayhaw[d] һәм hawthorn leaf and flower[d]
Бүләкләр
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=3040[8]
 Дүләнә Викиҗыентыкта

Элекке заманнарда ук бу куакны русларда «боярыня, боярка, боярышник» дип атап йөрткәннәр.

Әйтергә кирәк, бу исем бик хаклы рәвештә бирелгән, чөнки ул матур да,. гадәттән тыш файдалы да куак, җимешләре дә тәмле, үстерү өчен дә та­ лымсыз. Аның файдалы яклары безнең эраның беренче гасыр башында ук билгеле булган.

Безнең илдә дүләнәнең 70 кә якын төре үсә. Медицинада дүләнәне. төрле йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Аның 1 җимешләрендә организм өчен кирәкле матдәләр комплексы гаҗәп уңай нисбәттә тупланган. Шунысы мөһим: озак кулланганда да бу матдәләр организмда җыелып тормый, вакытында чыгып китәләр. Шуңа күрә бу җимешләр олы яшьтәге кешеләр өчен бигрәк тә файдалы. Дүләнә җиешләрен ашагач, аларның арыган йөрәге көч ала һәм ныгый.

Дүләнә согы гомумчыныктыру үзлегенә ия. Сок ясау өчен, 0,5 кг җитлек­ кән җимешләрне иттарткыч аша уздыргач, ярты стакан су өстәп, болгата- болгата 40-45 градуска кадәр җылытырга. Сөзәргә һәм сыгарга. Бу сокны көненә 3 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә ашар алдыннан эчәргә кирәк.



  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 36 / мөхәррир T. T. Yu — 1974.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. http://welterbe-klostermedizin.de/index.php/arzneipflanzen/arzneipflanze-des-jahres/334-arzneipflanze-des-jahres-2019-weissdorn-crataegus
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе