Дурга Гыйбадәтханәсе, Айхоле

Дурга гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Карнатака штатында Айхоледа урнашкан урта гасыр чоры Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул ЮНЕСКО дөнья мирасы урыны.[1]

гыйбадәтханә
Айхоледа Дурга Гыйбадәтханәсе
Айхоледа Дурга Гыйбадәтханәсе
Айхоледа Дурга Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Һиндстан, Карнатака, Багалкот, Айхоле
Координатлары 16°01′14″ т. к. 75°52′55″ кч. о.HGЯO
Нигезләүче Чалукья династиясе
Нигезләнгән 7-енче гасыр ахыры - 8-енче гасыр башы

Гыйбадәтханә 7-енче һәм 8-енче гасырлар арасында Чалукьялар династиясе тарафыннан төзелгән булган.[2] Гыйбадәтханәнең архитектурасы күбесенчә Дравид һәм Нагара стиле, ул шулай ук билгеле өлкәләрдә кулланыла.[3] Дурга Гыйбадәтханәсе Чалукья периодына карый.[3] Гәрчә гыйбадәтханәдә Дурга поты булса да, аның исеменең килеп чыгышы Дурга Алиһәсенә багышланган булуга күрә түгел, ә "Дурга"ның крепостьның яклаучысы булганга күрә. Гыйбадәтханә мөгаен Маратхаларның фортификациясенең өлешен тәшкил иткән.[2][4][5]

Гыйбадәтханә я Вишну, я Шивага багышланган, чөнки Вишну сурәтләре Шиваныкылардан күбрәк. Гыйбадәтханәнең стеналары төрле Ходайлар һәм Алиһәләр белән капланган. Шулай ук Нанди (үгезе) бар. Ике баскыч гыйбадәтханә керүендә өй алдына илтә. Тыйнак баганалар төрле персонажлар белән бизәлгән. Парапет нишалар һәм кечкенә хайваннар белән кисеп бизәлгән.[2] Өй алды баганалар белән бүлмәләргә илтә ('мукхамантапа' һәм "сабхамантапа") бу изге урынның үзәгенә үтү өчен (garba griha).

Гыйбадәтханә планы үзгәртү

Өй алды һәм изге урынның үзәге арасында баганалар белән коридор изге урынның үзәген алып тора һәм табынучыларга парикрама (әйләнү ритуалын) үтәргә мөмкинчелек бирә.
Гыйбадәтханәнең формасы, Һиндстан традицион архитектурасында "Гаҗапраста" буларак мәгълүм, бу филнең аркасына охшашлык дигәнне аңлата.[6] Гыйбадәтханәнең гадәти булмаган формасы иртәрәк Буддачылык чайтья залларын имитацияли,[4] әмма соңрак өйрәнүләрдә бу пан-Һинд традициясе, ул төрле диннәр өчен безнең эраның 2-енче гасырында уртак булган.[6][7]

Изге урынның үзәге (garba griha) өстендә манара бар, ул киләчәктә биегрәк манаралар - шихаралар һәм виманаларны игълан итә.[4]

Билгеләмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Evolution of Temple Architecture – Aihole-Badami- Pattadakal. UNESCO (2004). 21 October 2015 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 http://www.temples-dravidiens.net/chalukyas/aihole/durga.html
  3. 3,0 3,1 Hardy, Adam (1995). Indian Temple Architecture: Form and Transformation : the Karṇāṭa Drāviḍa Tradition, 7th to 13th Centuries. New Delhi: Abhinav Publications. pp. 85, 297. ISBN 9788170173120. https://books.google.com/books?id=aU0hCAS2-08C&pg=PA67&lpg=PA67&dq=Durga+temple+aihole&source=bl&ots=2jlopDJwbZ&sig=M2IJQopBUCT-zJl-hez_JqnZYAQ&hl=en&sa=X&ei=CAhsUI2-DsforQexx4DYCQ&ved=0CDQQ6AEwAQ#v=onepage&q=Durga%20temple%20aihole&f=false. Retrieved 3 October 2012. 
  4. 4,0 4,1 4,2 http://www.art-and-archaeology.com/india/aihole/dur01.html
  5. Archeological survey of India. Durga Temple, Aihole. Aracheological Survey of India. 3 October 2012 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Srivathsan, A. Hybrid styles of Aihole (4 January 2008). 3 октябрь 2012 тикшерелде.
  7. Ray, Himanshu Prabha (2004). The Apsidal Shrine in Early Hinduism: Origins, Cultic Affiliation, Patronage. pp. 343–359. https://www.jstor.org/stable/4128336?seq=1#page_scan_tab_contents.