Друхьюлар (Санскрит телендә - द्रुह्यु) Борынгы Һиндстанда Ведик Арийләр кабиләсе булган. Алар Ригведада еш Ану кабиләсе белән бергә искә алына,[1]. Кайбер иртә галимнәр аларны төньяк-көнбатыш төбәккә урнаштырганнар.[2]

Һиндстан эпосларында һәм Пураналарында Друхьюларның урынын Һиндстан суб-кыйтгасының Төньяк көнбатыш өлешендә дип күрсәтәләр. Пураник белемнәрдә Дрхьюларның Пәнҗабтан Үзәк Азиягә масштаблы күчеше турында күп әйтелә. Друхью Патшасын Ангараны Пәнҗабтан Икшваку династиясе Патшасы Мандхатри кысрыклап чыгарган дип әйтелә.[3] F. E. Pargiter теориясе буенча Друхью патшасы Гандхара төньяк-көнбатыш Гандхара дәүләтен үз хөрмәтенә исем кушкан. Пураналарда Патша Прачетасның йөз улы Әфганстанның төньяк төбәгендә (удичьяда) төпләнеп "Млеччха"лар (Ведик кануннардан чигенгәннәр) булып китүдән соң бернәрсә дә әйтелми.[4](Бхагавата 9.23.15–16; Вишну 4.17.5; Вайю 99.11–12; Брахманда 3.74.11–12 һәм Матсья 48.9.). Вишну Пуранада шулай ук Аратта һәм Сетуны Друхьюлар урнашкан урын дип күрсәтә.(Вишну Пурана IV.17)

Асбилгеләмәләр үзгәртү

  1. e.g. RV 1.108.8; 7.18; 8.10.5; 6.46.8
  2. Macdonell-Keith, Vedic Index 1912, vol. I p. 395
  3. Pillai, S. Devadas (997), Indian Sociology Through Ghurye: A Dictionary, Popular Prakashan, p. 163, ISBN 978-81-7154-807-1 
  4. Bryant, Edwin (2001), The Quest for the Origins of Vedic Culture:The Indo-Aryan Migration Debate: The Indo-Aryan Migration Debate, Oxford University Press, p. 138, ISBN 978-0-19-513777-4 

Искәрмәләр үзгәртү

  • Риг Веда
  • Вишну Пурана
  • Frawley David: The Rig Veda and the History of India, 2001. (Aditya Prakashan), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7742-039-9]]
  • Pargiter, F.E. [1922] 1979. Ancient Indian Historical Tradition. New Delhi: Cosmo.
  • Talageri, Shrikant: The Rigveda: A Historical Analysis 2000, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7742-010-0]] [6]; --Aryan Invasion Theory and Indian Nationalism. 1993.