Додда Басавана Гуди

Додда Басавана Гуди (Нанди Гыйбадәтханәсе) Һиндстанның Карнатака штатының иң зур шәһәренең өлеше, Көньяк Бенгалуру даирәсендә, Басаванагудида, Үгез Гыйбадәтханәсе Урамында (Bull Temple Road) урнашкан. Һинд дине гыйбадәтханәсе Bugle Rock дигән парк эчендә урнашкан.
Мөрәҗәгать ителә торган үгез Һинд дине ярым-Ходае булып тора, ул Нанди буларак мәгълүм; Нанди Шива Ходаеның якын тугърысы һәм юлдашы булып тора. Додда Басавана Гуди дөньяда Нандига багышланган иң зур гыйбадәтханә булып тора. Нандиның таш монолит поты даимән яңа катлам май белән каплана, асаба Каннада телендә ул бенне дип атала. Якында Һинд дине Илаһы фил башлы Ганешаның поты бар.
Һәр елны Һинд дине календаренең Картика Мааса аеның соңгы дүшәмбесендә яки сишәмбесендә гыйбадәтханә тирәсендә арахис ярминкәсе үткәрелә һәм арахис Илаһка тәкъдим ителә. Ярминкә асаба телдә 'Кадалекай Парише' буларак мәгълүм. Кадалеккайи Парише вакытында урынга күпләп арахис сатучылар, тугърылар килә.
Басавана Гуди туристлар өчен регуляр зиярәт кылу урыны булып тора, аны күпчелек туризм операторлары тәкъдим итә, шул исәптән Karnataka State Tourism Development Corporation.

индуистский храм[d]
Додда Басавана Гуди
ದೊಡ್ಡ ಬಸವನ ಗುಡಿ
Үгез гыйбадәтханәсе манарасы
Үгез гыйбадәтханәсе манарасы
Үгез гыйбадәтханәсе манарасы
Урнашу урыны Һиндстан, Карнатака, Бангалуру
Координатлары
Дин Басава, ягъни Нанди (үгезе)нә табыну
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Төзелеш еллары ???—1537 ел
Ганеша гыйбадәтханәсенә керү

Нанди гыйбадәтханәсе үзгәртү

 
Үгез Гыйбадәтханәсе, Бенгалуру - Виле Студиосы
 
Гыйбадәтханәгә керү
 
Нанди поты белән гыйбадәтханә интерьеры
 
Дөньяда иң зур Нанди потларының берсе

Нанди Гыйбадәтханәсе эксклюзив Һинд динендә изге үгезгә табыну өчен (Каннада телендә Басава), ул Нанди буларак мәгълүм, Ходай Шиваның ваханасы. "Нанди" сүзе Санскрит телендә "шаян" дигәнне аңлата.

Гыйбадәтханә Кемпе Гоуда тарафыннан 1537 елда Виджаянагара Империясе вакытында Виджаянагара Архитектурасы стилендә төзелгән. Кемпе Гоуда шулай ук Бенгалуру шәһәрен нигезләгән.[1][2] Гыйбадәтханә гыйбадәтханәнең изге урынында ("гарбһагриһа")сында плинтусында урнашкан зур гранит монолит Нанди хөрмәтенә аталган, ул еллар буена кара булып киткән, чөнки ул агач күмере һәм май белән сыланган булган.[3] Гыйбадәтханә кечкенә, ул бары тик изге урыннан һәм Виджаянагара стилендәге ишек алдыннан тора. Изге урын өстендә хәзерге манара вимана 20-нче гасыр башында төзелгән булган һәм Шайвит фигуралар һәм мотивлар белән бизәлгән.[4] Әйтелгәнчә биредә дөньяда иң зур Нанди муртисы урнашкан. Муртиның биеклеге якынча 15 фут (4,6 м) һәм озынлыгы якынча 20 фут (6,1 м).[5]

Bugle Rock бакчасы ("Мөгез Таш Кыясы" бакчасы) үзгәртү

Bugle Rock бакчасы Додда Ганеша гыйбадәтханәсе артында һәм Үгез гыйбадәтханәсенә якын булып тора. Бакча исемен бик зур таш кыя формациясе өстеннән якындагы яшәүчеләрне мөгез белән чакыру өчен шулай аталган. Ул тыгыз итеп агачлар белән капланган һәм берәү агачларда утырган ярканатларны күрә һәм ишетә ала. Карнатакадан мәшһүр кешеләрнең мотивлары белән су саклау урыны бар.

 
"Мөгез Таш Кыясы" бакчасының манзарасы.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сурәтләр үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Bangalore Tourist Attractions. әлеге чыганактан 2017-08-29 архивланды.
  2. Nandi Temple. 2007-03-18 тикшерелгән.
  3. Nandi. 2007-03-18 тикшерелгән.
  4. Tower. 2007-03-18 тикшерелгән.
  5. Basavanagudi Nandi Temple. 2007-03-18 тикшерелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү