Дмитрий Орлов, рус. Дмитрий Александрович Орлов (1894-1938) – РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1920-1921). РСДРП (б) әгъзасы (1914 елның августыннан).

Дмитрий Орлов
Туган телдә исем Дмитрий Александрович Орлов
Туган 13 март 1894(1894-03-13)
Пенза
Үлгән 16 гыйнвар 1938(1938-01-16) (43 яшь)
РСФСР, СССР
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Дмитрий Орлов
ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
декабрь 1920 ел – гыйнвар 1921 ел
Аңа кадәр Александр Таняев
Дәвамчысы Карл Фиге
Туган 13 март 1894(1894-03-13)
Пенза, Россия империясе
Үлгән 16 гыйнвар 1938(1938-01-16) (43 яшь)
РСФСР, СССР
Белем Мәскәү дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1894 елның 5 (13) мартында Пенза шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. 1909 елда гаиләсе Тверь шәһәренә күченә. Тверь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1915 елда Д. Орловны идән асты басмаханәсендә листовкалар бастырганда кулга алалар, 10 ай Таганка төрмәсендә тоткач, Иркутск губернасы Черемхау авылына, аннан Малышевка, Тулун авылларына мәңгелек сөргенгә сөрәләр. Февраль инкыйлабы сөргеннән азат иткәч, Мәскәүгә кайта, шәһәрнең Лефортово районы шурасында эшли. 1917 елның августында армиягә алынып, 192 нче пехота полкына языла. Ул полкның командиры, соңыннан комиссары була. Ватандашлар сугышында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтлар гаскәрләрендә сәяси хезмәткәр була, батырлыгы өчен исемле сәгать белән бүләкләнә.

Казанда үзгәртү

Репрессия үзгәртү

1937 елның 22 августында кулга алына. 1938 елның 16 гыйнварында атып үтерелә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кто руководил Воронежской областью. Воронеж, 2005.
  2. Борцы за счастье народное. Казан: ТКН, 1983.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР архив хезмәте(үле сылтама)