Дмитрий Лаптев бугазы

Дмитрий Лаптев бугазы (рус. Пролив Дмитрия Лаптева, сах. Миитэрэй Лаптев силбэһиитэ) — Лаптевлар диңгезе белән Көнчыгыш Себер диңгезен тоташтырган, Зур Ляховский утравын һәм Ауразияне аерган бугаз.

Дмитрий Лаптев бугазы
72°58′33″ т. к. 142°22'58" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
Дмитрий Лаптев бугазы (Саха Республикасы)

Озынлыгы 115 км, киңлеге 50-61 км, тирәнлеге 11-16 м. Ярлары сөзәк. Ел дәвамында диярлек бозлар белән капланган.

Бугаз аны 1740 елда кәшеф иткән рус котып тәдкыйкатьчесе Дмитрий Лаптев (1701-1771) исемен йөртә.