Дмитрий Кастальский

Кастальский Дмитрий Иванович (26 октябрь (7 ноябрь) 1820, Дмитров26 ноябрь (8 декабрь) 1891, Мәскәү) — рус дин белгече, православие рухание, Мәскәүдә протоиерее, композитор А.Д. Кастальскийның әтисе.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 26 октябрь (7 ноябрь) 1820
Туу урыны Дмитров, Дмитровский уезд[d], Мәскәү губерниясе, Россия империясе
Үлем датасы 26 ноябрь (8 декабрь) 1891 (71 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия империясе
Җирләнгән урыны Миусское кладбище[d]
Һөнәр төре дин хадиме
Эш урыны Казан руханилар академиясе
Әлма-матер Мәскәү руханилар академиясе[d]
Академик дәрәҗә илаһият магистры[d]
Бүләкләр
орден Святого Владимира 4-й степени орден Святого Владимира 3-й степени

Биографиясе үзгәртү

Дмитрий Иванович Кастальский Дмитров шәһәренең Введение чиркәве диаконы Иван Егорович Данилевский гаиләсендә туа.

Вифан рухи семинариясендә һәм Мәскәү руханилар академиясендә укый.

Дин гыйлеме магистры дәрәҗәсен «О домашнем употреблении Библии у славян» эше өчен ала.

1844—1848 елларда Казан руханилар академиясендә патрология һәм грек теле укыта[1]. 1848 елдан Мәскәү руханилар семинариясендә патрология, логика, психология, латин һәм немец телләрен укыта. Константиновка межа институтында, Император югары техник училищесында, Филарет епархия училищесында Аллаһы Канунын укыткан. Семинария, училищеларда, шулай ук Басман Петропавловск чиркәвендә настоятель була.

Гомер азагында Кызыл мәйданда Казан соборы настоятеле була.

Дини журналларда кайбер мәкаләләр һәм «О богослужении» китабын бастырып чыгара (М., 1874; 2 изд. 1880)

3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнгән. Нәселдән килгән дворянлыкка исәпләнгән

Миус зиратында күмелгән.

Гаиләсе үзгәртү

Абыйсы протоиерей Афинский, Платон Иванович (1816 — 1874).

Хатыны — Ольга Семеновна Грузова[2] (1830 — 1870) — Мәскәү протоиереенең кызы, Александр институтын көмеш медаль белән тәмамлый

Балалары:

  • Всеволод (1851—?) —инженер, Мәскәүдә канализация урнаштыру белән шөгыльләнә
  • Николай (1852—?) — инженер. Аның оныкчыгы — Михаил Васильевич Уржумцев
  • Владимир (1854—?)
  • Александр (1856—1926) - композитор, хор дирижеры, фольклорчы, музыка белгече, педагог
  • Анна (1867—1943) - академия буенча Кастальскийның сабакташы В. И. Богословский-Платоновның улы В. И. Богословскийда кияүдә
  • Екатерина (1864—1899) — табиб[3]
  • Сергей (1866—?) инженер
  • Семён (1872—?)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842—1870 годы). / [Соч.] П. Знаменского. [Вып. 2]. — Казань: тип. Имп. университета, 1892. С. 160, 295—296, 575.
  2. Её сестра — мать юриста Н. С. Каринского
  3. Первая женщина-ординатор офтальмологической клиники московского университета Екатерина Дмитриевна Кастальская // Вестник офтальмологии. — 2018. — № 134(3). — С. 129—131.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Кастальский Дмитрий Иванович на «Родоводе». Дерево предков и потомков