Дмитрий Карбышев

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Дмитрий Карбышев, Дмитрий Михаил улы Карбышев, ингл. Dmitry Mikhaylovich Karbyshev, рус. Карбышев Дмитрий Михайлович (1880 елның 26 октябре, Омск1945 елның 18 феврале, Өченче рейх (Австрия), Маутхаузен) — совет хәрби эшлеклесе, фортификатор, Инженер гаскәрләре инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, Советлар Берлеге Каһарманы (1946 елның 16 августы, вафатыннан соң). Маутхаузен үлем лагерендә, алман фашистлары тарафыннан газапларга дучар ителеп, үтерелә. Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, Ватандашлар сугышы, Совет-фин сугышы, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Дмитрий Карбышев
Туу датасы 26 октябрь 1880(1880-10-26)
Туу урыны Россия империясе, Омск
Үлем датасы 18 февраль 1945(1945-02-18) (64 яшь)
Үлем урыны Австрия Маутхаузен
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Инженер гаскәрләре Инженер гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, генерал-лейтенант
Җитәкчелек иткән дивизия
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Йолдыз ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Анна ордены
Орден Святого Станислава III степени
Орден Святого Станислава III степени
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
[[commons:Category: Dmitry Karbyshev Викиҗыентыкта|Дмитрий Карбышев]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Генерал-лейтенант Д.М. Карбышев
 
Маутхаузенда куелган һәйкәл
 
ССРБ почта маркасы. 1961

1880 елның 14 (26) октябрендә Россия империясе Акмола өлкәсе Омск шәһәрендә туган. Милләте — керәшен татары. Әтисе Михаил Илья улы Карбышев (1829-1892) Себер кадет корпусын тәмамлаган, Кырым сугышында катнашкан һөнәри хәрби (себер казак старшинасы гаиләсеннән), Карасу тоз күлләре кече күзәтүчесе булып эшли. Әнисе Александра Ефим кызы Лузгина, Омск сәүдәгәре кызы. Абыйсы, Казан император университетының медицина факультеты студенты Владимир Михаил улы полиция күзәтүе астында булуы сәбәпле, Дмитрий Себер кадет корпусына «ирекле тыңлаучы» итеп кенә кабул ителә.
Омскидагы Себер кадет корпусын (1898), Петербургтагы Николай хәрби инженерлек укуханәсен (1900), Петербургтагы Николай хәрби-инженерлек академиясен (1911), Эшче-крестьян Кызыл гаскәре (ЭККГ, рус. РККА) генштабының хәрби академиясен (1938) тәмамлый.

Патша армиясендә үзгәртү

1900 елның көзендә, Петербургтагы Николай хәрби инженерлек укуханәсен тәмамлагач, «подпоручик» дәрәҗәсендә 1нче Көнчыгыш Себер сапер батальонына билгеләнә, Манчжуриядә хезмәт итә. 1903 елда «поручик» дәрәҗәсе бирелә.

Рус-япон сугышы үзгәртү

Көнчыгыш Себер корпусының 1нче Көнчыгыш Себер сапер батальоны составында хәрби бүлгеләр арасында элемтәләр урнаштыра, күперләр төзи, кичүләр булдыра, гелиографистлар башлыгы буларак, Мукденнан Порт-Артурга кадәр юл үтә. 5 хәрби орден, 3 медаль белән бүләкләнә. Порт-Артур җиңелгәч, сапер батальонын Никольск-Уссурийскида калдыралар. Офицерларның намус суды биргән «сәяси ышанычсыз» тамгасы белән Д.М. Карбышев хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр була, гражданский хезмәткә эшкә алмаганга күрә, очраклы сызымчы хезмәте белән яшәргә мәҗбүр була, соңыннан яңа төзелгән Владивосток кирмән сапер батальонына рота командиры булып хезмәткә керә. Владивосток тирәсендә бетон форт төзелешендә эшли.

1908 елда, 23 фәннән имтихан тотып, Петербургтагы Николай хәрби-инженерлек академиясенә укырга керә. 1911 елда, академияне тәмамлагач, «хәрби инженер» исеме һәм «капитан» дәрәҗәсе бирелеп, Севастополь кирмән мина батальонына рота командиры итеп билгеләнә. Академиянең иң яхшы укучысы буларак, Д. Карбышевның булачак хезмәт урынын үзе сайлау хокукы була: ул Брест-Литовскийны сайлый. Анда баргач, кирмәннең VII фортын төзүне җитәкли. Үзе теләп, сугышка китә.

Беренче бөтендөнья сугышы үзгәртү

Көньяк-көнбатыш фронтта генерал Брусилов җитәкләгән 8нче армиянең 78нче, 69 нчы пехота дивизияләрендә, 22нче финляндия укчы корпусында дивизия инженеры булып хезмәт итә. Генерал Величко җитәкчелегендәге 11нче армия составында Перемышль кирмәнен (коменданты генерал Кусманек) камауда һәм яулап алуда керткән хезмәте өчен 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә, «подполковник» дәрәҗәсе бирелә. Аягы яраланып, 1915 елның маена кадәр Галициядә Мосцисько хәрби госпиталендә дәвалана. 1915 елның көзе1916 елның язы Киев тыл саклану боҗрасы төзелешендә.

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

Инкыйлабны 8нче инкыйлаби армиянең инженерлар башлыгы буларак, Румыния чигендә каршылый. 1918 елда Кызыл гаскәр төзелә башлагач, Төньяк Кавказ хәрби округының инженерлык идарәсе бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1918 елның ноябрендә Тәтештән Сызранга кадәр 500 км арада Идел яр буе ныгытмаларын кору, Самар, Сембер, Сарытау, Чиләбе, Златоуст, Троицк һ.б. шәһәрләрдә ныгытылган районнар төзү эше белән җитәкчелек итә.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Көнчыгыш фронтның 4нче армиясе (1919 елның мартыннан Кызыл гаскәрнең Көньяк төркеме) (сәргаскәре М.В. Фрунзе) 6нчы хәрби-кыр төзелеше башлыгы (1919 елның мартыннан Көньяк төркемнең саклану эшләре баш җитәкчесе) буларак, адмирал Колчак (1874-1920) һәм Деникин гаскәрләре һөҗүменә каршы торырлык ныгытмалар төзү өчен җавап бирә.
Колчак армиясе тар-мар ителгәч, Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе инженерлар башлыгы итеп билгеләнә, япон басып алучыларына һәм атаман Семёнов гаскәренә каршы Байкал арты плацдармын төзи. Хезмәтләре өчен БҮБК Д. Карбышевны исемле алтын сәгать белән бүләкли.
1920 елның августында Көньяк фронтта (сәргаскәре М.В. Фрунзе) француз фортифакторлары ныгыткан Перекопны һәм Чонгарны яулап алу өчен инженерлык тәэмин итү эшен оештыра, Каховка плацдармын коруны җитәкли. Барон Врангель гаскәрен җиңүдәге хезмәте өчен икенче алтын сәгать белән бүләкләнә. Көньяк фронт таратылгач, Украина хәрби округы инженерлар башлыгы в.б. буларак, Кырымда (Севастополь, Евпатория, Феодосия) яр буе саклану ныгытмаларын торгызу бурычы йөкләнә.


  Үз вакытында һәм яхшы итеп үткәрелгән инженерлык әзерлеге фронтта гаять зур мораль һәм сугышчан әһәмияткә ия — ул гаскәрләргә ышаныч өсти
Д.М. Карбышев
 

Сугышка кадәр үзгәртү

1923 елның мартында ЭККГ Баш хәрби инженерлык идарәсенең инженерлык (1924 елдан хәрби-инженерлык) комитеты рәисе итеп билгеләнә. Реввоенсовет әгъзасы, ЭККГ штабы башлыгы, хәрби-инженерлык академиясе башлыгы итеп билгеләнгән М.В. Фрунзе Д.М. Карбышевны хәрби академияләрне үзгәртеп кору һәм укыту эшенә җәлеп итә: Д.М. Карбышев комитетны җитәкләү белән беррәттән, ике хәрби академиядә, хәрби-академик курсларда хәрби-инженерлык фәне буенча укыта.
1926 елның ноябреннән тулысынча гыйльми-укыту эшенә күчә: М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укыта, 1934 елның февраленнән академиянең хәрби-инженерлык кафедрасы башлыгы.
ССРБ чик буен саклау өчен ныгытылган районнар кору буенча, фортификация буенча, елгада кичү оештыру буенча һ.б. теоретик хезмәтләр яза. МЗП (аз беленүче киртә) шрифты белән армиягә кораллануга кабул ителгән пехотага һәм танкка каршы тенета-киртә, пехотага каршы пенал формасындагы мина уйлап таба.

Хезмәтләре үзгәртү

Совет-фин сугышы үзгәртү

1939 елда 7нче армия өчен (сәргаскәр К.А. Мерецков) Ленинградтан 32 км да урнашкан Маннерһейм сызыгын[1] өзү буенча тәкъдимнәр әзерләүче төркем эчендә була.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1941 елның 9 июнендә Беларус аерым хәрби округына, яңа совет-поляк дәүләт чигендә төзелүче саклану ныгытмаларын тикшерергә килә. 22 июньне Гроднода 3нче армия (сәргаскәре генерал-лейтенант В.И. Кузнецов) штабында каршы ала. Кичке 7дә Гроднодан 50 км читтәге Мосты авылындагы команда пунктына күчә. 24 июньдә 10нчы армиянең Валилы станциясендәге команда пунктына килә. 27 июньдә дошман Минскины ала, 10нчы армия штабы чолганышта кала. Штаб офицерлары, аерым төркемнәргә бүленеп, 6 атна буе Днепрга таба чигенәләр, чолганыштан чыгу юлын эзлиләр.

Әсир төшү үзгәртү

Август башында Д. Карбышев булган төркем Могилев тирәсендә Днепрны кичә. Дошман аларны ут ачып каршылый. Контузия алган Карбышевны басуга яшерәләр. Ләкин полицайлар аны табып ала һәм гестапога тапшыра. 1941 елның сентябренә кадәр Острув-Мазовецк шәһәреннән 5 км да төзелгән «Шталаг-324» лагеренда тоталар, аннан Замостье шәһәрендәге лагерьга күчерәләр. 1942 елның мартыннан Хаммелбургтагы «офлаг XIII-D» лагеренда тоталар. Генерал Власовның РОА штабы урнашкан Бреслау шәһәрендә берничә атна тоткач, Берлин төрмәсенә кайтаралар. 1943 елның май уртасында Нюрнбергта гестапо төрмәсендә утыра. Хәрби әсирдән сәяси тоткын төркеменә күчерелеп, Флоссенбюрг лагерена озатыла. Анда 6 ай хастаханәдә ята. 1944 елның гыйнварында Майданекка, апрелендә Освенцимга, октябрь азагында Заксенхаузен лагерена, 1945 елның февралендә Маутхаузенга күчерелә.
Әсирлек саны (беренчесе) — 5722.

Үлеме үзгәртү

Маутхаузен үлем лагерендә 122 677 тоткын (шуларның 32 180е совет хәрби әсирләре) үтерелә.
1945 елның 17 февральдән 18 февральгә каршы төндә, алман фашистлары генерал-лейтенантны башка йөзләгән әсир белән бергә, ишегалдына суыкка чыгарып бастыралар, өске киемнәрен салдырып алалар, гәүдәләре бозга әйләнеп, егылганчы, өсләренә салкын су сиптереп торалар. Җәсәден Маутхаузен үлем лагере мичендә яндыралар.

Хәтер үзгәртү

  • Мәскәүдәге бульварга, күп шәһәрләрдә урамнарга, кече планетага, елга һәм диңгез флоты судноларына, мәктәпләргә, сәнәгать оешмаларына, бистәләргә исеме бирелгән.
  • Маутхаузен үлем лагерена керү юлында һәйкәле куелган (ак мәрмәр, скульптор В. Цигаль).
  • Мәскәү, Омск, Таллинн һ.б. шәһәрләрдә һәйкәлләре бар
  • «Родины солдат» («Мосфильм», 1975) нәфис фильмы (режиссёры Юрий Чулюкин) төшерелгән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

  • I хатыны (1906 елда өйләнешкәннәр) Алиса Карл кызы Троянович (18741913)
  • II хатыны (1916 елда өйләнешкәннәр) Лидия Василий кызы Опацкая (18911976)

кызлары Елена (Семенова) (19192006), Татьяна (19262003), улы Алексей (19291988)

Кызыклы факт үзгәртү

ВКП (б) Самар губерна комитеты сәркатибе В.В. Куйбышев Карбышевка: «Дмитрий Михайлович, мин шуңа игътибар иттем, сез җир эшләре белән аеруча кызыксынасыз икән. Окопларга булган җылы мөнәсәбәтне ничек аңлатырсыз?»
Карбышев: «Минем фамилиям Карбышев бит. Әти–бабайлар татар булган. Ә татарча «карабыш» — кара кыр тычканы, йомран. Менә шул йомраннан миңа җиргә мәхәббәт күчкән, дип уйлыйм.»[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои огненных лет. Кн. 3. М., 1978.
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Давыдов Л.Д. Верность. М., 1984.
  4. Криворучко М.Г., Мишин П.И., Смирнов И.Г. Москва - героям Великой Отечественной. М., 1981.
  5. Познянский В.С. Д.М. Карбышев. Новосибирск, 1985.
  6. Решин Е.Г. Генерал Карбышев. М.: ДОСААФ, 1987.
  7. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мажино француз саклану сызыгын төзегән Бельгия генералы Баду җитәкчелегендә төзелгән
  2. Кино-театр.ру сайтында
  3. Решин Е.Г. Генерал Карбышев. М.: ДОСААФ, 1987.