Дми́трий Никола́й улы А́вров (25 гыйнвар (6 февраль) 1890, Липовка авылы, Ардатов өязе, Сембер губернасы5 август 1922, Петроград) — рус һәм совет хәрби эшлеклесе, Россия ватандашлар сугышында катнашкан.

Авров Дмитрий Николаевич
Туган 6 февраль 1890(1890-02-06)
Липовка, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 август 1922(1922-08-05) (32 яшь)
Петроград
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе
Һөнәре хәрби
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Бүләк һәм премияләре
Хәрби дәрәҗә ыштап капитаны

 Авров Дмитрий Николаевич Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

1915 елны прапорщиклар мәктәбен бетергән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, 1916 елдан — штабс-капитан. 1917 елда — рота һәм полк советлары әгьзасы.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Совет хакимияте ягына күчкән, 1-нче армиясенең башкарма комитеты президиумы әгьзасы һәм Төньяк фронтның комиссары. 1918 елдан бирле Коммунистик фиркасе әгьзасы. 1918 елның февраленнан бирле Сембер шәһәрендә Кызыл армияның беренче частьларын формалаштыруда катнашкан, Казан губернасының хәрби комиссариатының хәрби җитәкчесе булган. 1918 елның җәеннән 1-нче Казан җәяүле дивизиясы Авров җитәкчелегендә акгвардиячеләргә һәм акчехларга каршы сугышкан. 1918—1919 елларда Казан губернасы хәрби комиссары, Казан губернасы инкыйлаби комитетының рәисе, Казан гарнизонының башлыгы һәм Казан ныгытылган районының (НР) коменданты.

1921 елның маеннан халык хуҗалыгында эшләгән.

Петроградтагы Марс кырында күмелгән.

Истәлек үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү