Дипломатия (грек телендәге «δίπλωμα», «икегә бөкләнгән такта» сүзеннән) — дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының, тышкы мөнәсәбәтләр буенча махсус органнарның халыкара сәясәт өлкәсендәге, шулай ук дәүләтнең чит илләрдәге хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау буенча эшчәнлеге.

Дипломатия
Сурәт
 Дипломатия Викиҗыентыкта
Ger van Elk, Symmetry of Diplomacy, 1975, Groninger Museum.

Дипломатия — дәүләтнең тышкы сәясәтен үткәрү ысулы. Ул төгәл бигеле шартлардан һәм хәл ителәсе мәсьәләләрдән чыгып, кулланылган төрле гамәли чараларны, аларны үтәү алымнарын һәм ысулларын үз эченә ала. Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бу аңлатма белән төрле капма-каршылыкларны булдырмый калу, кисәтү я аларны хәл итү, ике якның килешү һәм үзара яраклы карарлар кабул итү юлларын табу, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм тирәнәйтү максатында сөйләшүләр алып бару осталыгын һәм маһирлыгын билгели.

Чыганаклар үзгәртү

  • Советский энциклопедический словарь: — М.: Советская энциклопедия, 1980. — 1600 с. с илл. (урыҫ.)
  • Борунков А. Ф. Дипломатический протокол в России. 2-е изд., доп. — М.: Международные отношения, 2001.
  • Ковалев Ан. Азбука дипломатии. 5-е изд., переработанное и дополненное — М., 1988.
  • Русско-башкирский словарь: В 2 т. / Под редакцией З. Г. Ураксина. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2005. Т. 2. П — Я. — 2005. — 680 с.