Дин белеме (яки дин белемнәре, ингл. science of religion, study of religion, comparative religion, фр. la science de religion, алман. Religionswissenschaft, рус. религиоведение) — үткән заманнарда билгеле булган һәм бүгенгесе көндә яшәгән барлык диннәрне өйрәнүче гыйлем өлкәсе, төрле фәннәр белән чиктәш урында торучы һуманитар дисциплина. Киң мәгънәдә дин белеме дип кешелек тарихының барлык чорларында дин турында барлыкка килгән белемнәрне атыйлар, ә таррак мәгънәдә бу истилах дин турындагы фәнне аңлата.

Дин белеме
Өйрәнелгән тармак дин
Моңа бәйле сурәт
 Дин белеме Викиҗыентыкта

Аерым фән буларак, XIX гасырның икенче яртысында, Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америкада, фәлсәфә, социология, психология, антропология, тел гыйлеме, мифология, фольклористика һәм башка фәннәр кисешкән белем өлкәсе рәвешендә формалаша.

Дин белеме аерым юнәлешләргә бүленә: дин фәлсәфәсе, диннең социологиясе, дин психологиясе, дин феноменологиясе, дин семиотикасы һәм дин тарихы.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

  • Религиоведение:словарь /Е.С. Элбакян. - М.: Академический Проект, 2007.

Сылтамалар үзгәртү