Дилә Булгакова

татар шагыйрәсе

Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова, псевдонимы Дилә Булгаковататар шагыйрәсе.

Дилә Булгакова
Тугач бирелгән исеме: Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова
Туу датасы: 11 июль 1937(1937-07-11) (86 яшь)
Туу урыны: БАССР, Бозаяз районы
Милләт: татар
Эшчәнлек төре: язучы

Ул 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның хәзерге Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туа. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.

Дилә Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Аның әсәрләре татар, башкорт һәм рус телләрендә чыккан газета-журналларда басылып килә.