Дилер - үз исәбенә һәм башлыча үз исеменнән сәүдә эшләрендә арадашлык итүче физик яки юридик зат. Фонд биржасы әгъзасы булып торучы һәм валюта, кыйммәтле кәгазьләрне сату-алу белән шөгыльләнүче биржа арадашчылары да дилер дип йөртәләр. Дилерларның табышы товар яки кыйммәтле кәгазьләрне сатып алу һәм аларны яңадан сату бәяләрендәге аермадан хасил була. Сатучы белән килешү нигезендә дилер аңа әйберләрне рекламалау, сатылган эшләнмәләрне техник яктан карап-тикшереп тору, базардагы хәлләр турында мәгълүматлар бирү буенча да хезмәт күрсәтә ала.