Диктаторлык, диктатурадәүләттә хакимиятне тормышка ашыру системасы.

Диктаторлык
Сурәт
 Диктаторлык Викиҗыентыкта
Пхеньянда, Төньяк Кореяда Ким Ир-Сун һәм Ким Чен-ИрЫлны хөрмәтләүче зур сыннар. Диктатура еш кына шәхес культын куллана һәм автократка табына

Латин телендәге "dictatura" сүзе татарча "чикләнмәгән хакимлек" ("хакимлек", "кул") дигәнне аңлата. Хәзерге политология фәнендә диктатура — дәүләт белән идарә итүнең тулысынча хакимлек бер сәяси караш вәкилләре: идарә итүче көч (сәяси фирка, сыйныф, берләшмә) яки бер шәхес (диктатор) кулында булган формасы дип билгеләнә. Шулай итеп, диктатура шартларында идарә итүче, властьны тормышка ашыру һәм властька мөнәсәбәт формаларына карамыйча, идарәне турыдан-туры һәм катгый (директив) ысуллар белән оештыра. Моны заманында Бөек француз революциясеннән соң булдырылган сәяси система мисалында ачык күрсәтергә була: анда хакимият формасы — җөмһүрият, властька караш формасы — демократия, ә инде властьны тормышка ашыру формасы — нәкъ биредә каралган диктатура була.

Марксизм-ленинизм тәгълиматы диктатура төшенчәсен бераз икенчерәк аңлатуын да билгеләргә кирәк. Анда ул бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган ике мәгънәдә кулланыла:

  • икътисади яктан өстен булган сыйныфның сәяси хакимлеге.
  • хакимлек итүне тормышка ашыру ысулы (диктатура режимы, диктатура чаралары һәм алымнары).

Марксизм-ленинизм тәгълиматы шулай ук диктатураны хакимиятне тормышка ашыру ысулы буларак демократик режимның капма-каршысы дип исәпли.

Чыганаклар үзгәртү

  • Орлов А. С., Георгиева Н. Г., Георгиев В. А. Исторический словарь. 2-е изд. М., 2012, с. 411. (урыҫ.)
  • Гаджиев К. С. Диктатура // Большая российская энциклопедия. — 2007. — Т. 8. — С. 747. — ISBN 978-5-85270-338-5. (урыҫ.)
  • Кравченко И. И. Диктатура. Новая философская энциклопедия в 4-х томах // Ред. совет: Степин В. С., Гусейнов А. А., Семигин Г. Ю., Огурцов А. П. и др. — М.: Мысль, 2010. — 744 с. / 634,[2]с. / 692,[2]с. / 736 с.