Джордж О́руэлл (ингл. George Orwell, чын исеме Эрик Артур Блэр, ингл. Eric Arthur Blair; 25 июнь 190321 гыйнвар 1950) — Британия язучысы һәм публицисты. «1984» антиутопик романы һәм «Мал ишегалды» хикәясе авторы буларак танылган. Сәяси телгә соңрак киң таралган салкын сугыш төшенчәсен кертә[4][5].

Джордж Оруэлл
ингл. George Orwell
Туган телдә исем Eric Arthur Blair
Туган 25 июнь 1903(1903-06-25)
Мотихари, Британия Һиндстаны
Үлгән 21 гыйнвар 1950(1950-01-21) (46 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе туберкулез[1]
Күмү урыны Church of All Saints cemetery[d]
Яшәгән урын Barnhill[d]
Лондон
Париж
Ватандашлыгы  Бөекбритания
 Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Әлма-матер Итон көллияте[d], Веллингтонский колледж[d] һәм Школа Святого Киприана[d]
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Независимая рабочая партия[d][2]
Җефет Eileen O'Shaughnessy[d][3] һәм Sonia Orwell[d][3]
Балалар Richard Blair[d][3]
Ата-ана
Кардәшләр Marjorie Frances Blair[d][3] һәм Avril Nora Blair[d][3]
Катнашкан сугышлар/алышлар Испания ватандашлар сугышы[d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре «Һьюго»

 [[commons:Category:George Orwell|Джордж Оруэлл
ингл. George Orwell]]
Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Эрик Артур Блэр 1903 елның 25 июнендә Мотихарида (Һиндстан) Британия әфьюн бүлеменең колониаль башкармасы хезмәткәре гаиләсендә туа[6]. Изге Киприан мәктәбендә белем ала. 1917 елда стипендия ала һәм 1921 елга кадәр Итон Колледжына йөри. 1922 елдан 1927 елга кадәр Бирмада колониаль полициядә хезмәт итә. Соңрак озак вакыт дәвамында Бөекбританиядә һәм Аурупада төрле даими булмаган эшләрдә эшләп гомер сөрә. Шул ук вакытта нәфис проза һәм публицистика яза башлый. Парижга инде ул язучы булу нияте белән килә.

1936 елда өйләнә. Инде алты айдан хатыны белән Испаниядәге гражданнар сугышының Арагон фронтына китә. Сугышта авыр яраланганчыга кадәр бер ярым ел үткәрә.

Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында Би-би-си каналында антифашистик тапшыру алып бара.

1950 елның 21 гыйнварында туберкулёз чиреннән Лондонда үлә.

Искәрмәләр үзгәртү