Джон Рэлей Мотт (ингл. JohnRaleigh Mott; 25 май 1865 ел31 гыйнвар 1955 ел Орландо) ― атаклы протестант эшлеклесе, Бөтендөнья христиан студентлары ассоциациясенең (WSCF) һәм Яшь Кешеләрнең Христиан Ассоциациясенең (YMCA) җитәкчесе, 1946 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Джон Рэлей Мотт
ингл. JohnRaleigh Mott
Туган 25 май 1865(1865-05-25)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлгән 31 гыйнвар 1955(1955-01-31) (89 яшь)
Орландо
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Университет Верхней Айовы[d] һәм Корнелл үнивирситите
Һөнәре протестантлык эшлеклесе
Балалар Frederick D. Mott[d]
Ата-ана
  • Джон Мотт (әти)
  • Эльмира Мотт (әни)
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1946 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:John Raleigh Mott|Джон Рэлей Мотт
ингл. JohnRaleigh Mott]]
Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Джон Рэлей Мотт Джон һәм Эльмира Мотт гаиләсендә туа. Өлкән Мотт урман сәүдәгәре һәм Айовадагы бер кечкенә шәһәрнең мэры була. Рэлей Мотт исә 16 яшендә Югары Айова университетына укырга керә, ләкин 1885 елда Корнелль университетына күчә. Университетта ул YMCAга керә, һәм тиздән аның университет бүлеген җитәкли, ә 1886 елда халыкара христиан конференциясендә аның вәкиле була. Университетны 1888 елда тәмамлап, Мотт YMCAның АКШ һәм Канада милли сәркатибе вазифасына керешә.

1895 елда ул Бөтендөнья христиан студентлары ассоциациясенә (WSCF) нигез сала һәм аның генераль сәркатибе була.

1910 елда Мотт бөтен дөньяның протестант чиркәүләрен берләштергән Эдинбург Бөтендөнья миссионерлык конференциясенең рәисе була. Соңрак аның даими комиссиясенең әгъзасы. Шулай ук, ул халыкара миссионерлык шурасының рәисе итеп сайлана.

1916 елда Мотт дипломатик миссия белән Мексикага җибәрелә, ә 1917 елда, инкыйлаб чорында, ул Элиу Рут миссиясе составында Россияга җибәрелә.

1946 елда ул «миссионерлык эшчәнлеге» өчен Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. 1948 елда Джон Рэлей Мотт Бөтендөнья чиркәүләр шурасына нигез салуда катнаша һәм аның мактаулы рәисе итеп сайлана.

Мотт 1955 елның 31 гыйнварында вафат була.

Әдәбият үзгәртү

Моттның тәрҗемәи хәлләре үзгәртү

  • Fisher, Galen M., John R. Mott Architect of Cooperation and Unity. New York, Association Press, 1953.
  • Mackie, Robert C., and others, Layman Extraordinary: John R. Mott, 1865-1955. London, Hodder & Stoughton, 1965.
  • Matthews, Basil Joseph, John R. Mott: World Citizen. New York, Harper, 1934.

Моттның әсәрләре үзгәртү

  • Mott, John R., Addresses and Papers of John R. Mott. 6 vols. New York, Association Press, 1946-1947.
  • Mott, John R., Confronting Young Men with the Living Christ. London, Hodder & Stoughton, 1923.
  • Mott, John R., Cooperation and the World Mission. London, Student Christian Movement Press, 1935.
  • Mott, John R., The Future Leadership of the Church. London, Hodder & Stoughton, 1909.
  • Mott, John R., The Larger Evangelism: The Sam P. Jones Lectures at Emory University, 1944. London, Lutterworth, 1944.
  • Mott, John R., Leadership of the Constructive Forces of the World. London, Oxford University Press, 1931.
  • Mott, John R., Liberating the Lay Forces of Christianity. London, Student Christian Movement Press, 1932.
  • Mott, John R., The Present-Day Summons to the World Mission of Christianity. London, Student Christian Movement Press, 1932.
  • Mott, John R., The Present World Situation. New York, Student Volunteer Movement for Foreign Missions, 1914.
  • Mott, John R., Strategic Points in the World's Conquest: The Universities and Colleges as Related to the Progress of Christianity. London, Nisbet, 1897.