Джоан Кроуфорд

американ актрисасы (190?-1977)

Джоан Кроуфорд[7] (ингл. Joan Crawford, 23 март 1904 ел[8] — 10 май 1977 ел) — Америка кино актеры, 1930 елларда популярлыгы буенча Марлен Дитрих һәм Грета Гарбо белән көндәш булган.

ингл. Joan Crawford
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Lucille Fay LeSueur
Туу датасы 23 март 1904(1904-03-23)
Туу урыны Сан-Антонио, Техас, Америка Кушма Штатлары[3]
Үлем датасы 10 май 1977(1977-05-10)[2][4][5][…] (73 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[3]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты[6]
Җирләнгән урыны Фернклифф[d]
Кардәш Hal LeSueur[d]
Ире яки хатыны Фэрбенкс, Дуглас (младший)[d], Франшо Тоун[d], Филлип Терри[d] һәм Alfred Steele[d]
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре актёр, киноактер, телевизион актёр, эшмәкәр
Активлык чорнының башы 1925
Активлык чоры тәмамлануы 1974
Фильмография Фильмография Джоан Кроуфорд[d]
Бүләкләр
 Джоан Кроуфорд Викиҗыентыкта

1946 елда Кроуфорд Америка киносәнгать институты тарафыннан иң яхшы хатын — кыз роле өчен Оскарга лаек була һәм AF версиясе буенча 100 ел эчендә 100 иң бөек кино йолдызлары исемлегенә керә.

Биографиясе үзгәртү

Люсиль Фэй Лесюр (ингл. Lucille Fay LeSueur) 23 мартта Техас штатының Сан-Антонио шәһәрендә туган. Кроуфордның туган елы ачык кына билгеле түгел, мәгълүматлар төрле. Булачак актрисаның 1904 елдан алда һәм 1908 нчы елдан соңрак тумаган икәне генә билгеле.

Аның ата — анасы бала туганга чаклы ук аерылышкан булган. Ничек кенә булмасын, Люсиль киләсе тормышында берничә мәртәбә кияүгә чыккан әнисе тәрбиясендә үсә.

1920 нче еллар башында Люсиль Миссури штаты Колумбия каласындагы Стивенс-колледж (Stephens College) колледжына укырга керә, әммә тиз арада укуны ташлый. Очраклы урыннарда эшли, шул исәптән супермаркет эскалатор операторы булып та. Люсиль бала чактан биюче булырга хыяллана, дәреслекләр дә ала, бию конкурсларында даими катнашып бара. 1923 елда Люсиль Канзас-Ситида эстрада башкаручылары һәвәскәр конкурсында җиңү яулый.

Бу җиңүдән соң ул чыгыш ясар өчен Чикаго, Детройт һәм Нью-Йорк клубларына чыгып китә.

1925 елның иң башында Люсиль Голливудта бәхет эзләргә була һәм шундук «Сылукайлар» («Красавицы») фильмында роль ала. Ул «Metro-Goldwyn Pictures» студиясы белән килешү төзи һәм студия таләбе буенча «Джоан Кроуфорд» псевдонимын ала. Бу периодтагы фильмнар арасында ул катнашкан Гарри Эдвардсның «Сукбай, сукбай, сукбай» («Бродяга, бродяга, бродяга») (1926) комедиясе, Тота Браунингның «Неизвестный» (1927) драмасы кызыксыну уята.

Чын танылыш аңа тик «Безнең биюче кыз» («Наши танцующие дочери») (1928) фильмында төп рольне башкарганнан соң килә. Бу фильмнан соң тагын берничә уңышлы фильмнары була. Тавышлы киноның барлыкка килүе Кроуфордта карьерасына кире йогынты ясамый, чөнки ул көчле, ачык тавышлы була.

Кроуфорд өчен беренче тавышлы фильм булып «Үпкәчел» («Недотрога») (1929) фильмы тора. Бу фильмда ул берничә җыр башкара.

1929 нче елдан 1933 елга кадәр ул актер һәм Икенче Дөнья сугышы булачак герое кече Дуглас <a href="https://ba.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%8D%D1%80%D0%B1%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D1%81_%D0%94%D1%83%D0%B3%D0%BB%D0%B0%D1%81_(%D0%BC%D0%BB%D0%B0%D0%B4%D1%88%D0%B8%D0%B9)(үле сылтама)" rel="mw:ExtLink" title="Фэрбенкс Дуглас (младший)" class="new cx-link" data-linkid="127">Фэрбенкста</a> кияүдә була. Аерылышу сәбәбе булып Клоуфордның билгеле артист Кларк Гейбл[9] белән мавыгып китүе тора. 1930 елларда Кроуфорд карьерасы бик уңышлы үсә, ул "MGM"студиясендә иң билгеле артистлар арасына керә һәм аның өчен бик мөһим булган «Украденные драгоценности» (1931), «Гранд-отель» (1932), «Сэйди Макки» (1934), «Только без дам» (1935) һәм «Любовь на бегу» (1936) фильмнарында төшә.

Кызык фактлар үзгәртү

 
Джоан Кроуфорд «Что случилось с Бэби Джейн?» (1962) фильмында
  • «Все целуют невесту» (1942) фильмында Кроуфорд Кэрол Ломбард уйнарга тиеш булган рольне уйный. Бу рольне ул Ломбардның армия фондына акча җыю туры үткәргән чакта авиаһәләкәттә һәлак булганнан соң уйнарга риза була. Бөтен гонорарын Кроуфорд Кызыл тәрегә тапшыра. Хәтта ул бер агентны бу акчадан үзенә тиешле дип санаган акчаны алып калганы өчен эштән чыгара.
  • Кроуфорд үзен һәр фанатка шәхсән язарга җаваплы дип санаган. Фанатларына ул автографларын җибәргән. Күп еллар дәвамында бу тәҗрибә аның буш вакытын алган. Үзенең Стивенс — колледждагы классташларына гына ул моны эшләмәгән, чөнки алар Кроуфордта уку вакытында бик газаплаганнар.
  • Кроуфордта чисталык маниясе булган. Ул ун минут саен кулларын юган һәм кунаклар артыннан фланель чүпрәк белән алар кагылган урыннарны сөртеп йөргән; ул сигаретларны үзенең пачкасыннан гына тарткан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #59052380, Record #121616347 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118638556 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  4. Lundy D. R. The Peerage
  5. filmportal.de — 2005.
  6. https://www.nytimes.com/1977/05/11/archives/joan-crawford-dies-at-home-joan-crawford-screen-star-dies-in.html
  7. рус текстарында киң ҡулланылған фамилия тапшырмаһы; теүәл тапшырма — Кроуфорд
  8. Нәҡ ошо дата Кроуфордтың ҡәбер ташында күрһәтелгән
  9. «Легендарная Джоан Кроуфорд»(ингл.)

Сылтамалар үзгәртү