Джанардана Гыйбадәтханәсе

Джанардана Гыйбадәтханәсе яки Джанарданасвами Гыйбадәтханәсе (Janardanaswamy Temple) — Көньяк Һиндстанда XII гасыр белән даталанган Джанардана яки дүрт-куллы Кришна кыяфәтәндәге Вишнуга багышланган борынгы гыйбадәтханә. Ул шулай ук Джанарданапурам яки "Джанардана шәһәре" дип буларак мәгълүм диңгез буе курорт шәһәре Варкалада (Керала) урнашкан. Джанардана поты аны көн саен төрле образларга киендергәне белән билгеле — сыерлар яклаучысы Гопала-Кришна (Венугопала), куркыныч аватара Нарасимха яки сокландыргыч хатын Мохини итеп. Джанардана елына бер генә мәртәбә үз чын кыяфәтендә зиярәт кылучылар алдында тора. Гыйбадәтханә үлгән бабалар һәм туганнарны искә алу ритуаллары белән популяр, аларга рәхмәтле итеп Варкаланы « көньякның Варанасисы» дип атыйлар. Әгәр дә туристлар Варкалага килсә, күбесенчә, пляж ял итүе өчен, дини сәфәр кылучылар үз бабаларын искә алу өчен киләләр.

Джанардана Гыйбадәтханәсе

വർക്കല ജനാർദ്ദനസ്വാമി ക്ഷേത്രം
Төп гыйбадәтханәгә керү
Төп гыйбадәтханәгә керү
Төп гыйбадәтханәгә керү
Урнашу урыны Һиндстан, Керала, Варкала
Координатлары 8/43/54.57/N/76/42/35.53/E
Дин Һинд дине, Вайшнавизм
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Сайт Рәсми сайт

Гыйбадәтханә комплексы үзгәртү

Борынгы заманнарда гыйбадәтханәгә Кришна туганы Баларама үзенең Канниякумари, Тирупати, Шрирангам, Рамешварам, Тривандрам һәм Көньяк Һиндстанның башка гыйбадәтханәләренә зиярәт кылу вакытында килгән дип ышаныла. Асаба халык изге урынга ике мең елдан артык дип ышана — ул «Брахманда-пурана»да һәм «Сканда-пурана»да искә алына. Әмма гыйбадәтханәнең таш нигезе XII гасырга карый, моның турында стеналарда сирәк язмалар шәһадәт итә. Аларның берсе буенча гыйбадәтханә янә төзекләндерелгән булган һәм 1677 елдан 1684 елга кадәр Варма ыруыннан регент-хатын Уммаяма Рани вакытында хәзерге кыяфәтенә ия булган. Гыйбадәтханә алдында бакыр белән капланган изге багана тора, анда ул Траванкор раджасы Рама Варма (Rama Varma I, 1758—1798) әмере буенча корылган дип әйтелгән. Гыйбадәтханәнең тышкы стеналарында тагын бер язма табылган, ул гыйбадәтханәнең бизәлешен мәшһүр Траванкор хөкемдарлары династиясе нигезләүчесенә Мартанда Вармага (Marthanda Varma I, 1729—1758) карый дип әйтелгән.

Джанардана Гыйбадәтханәсе Һинд Океаны янындагы калкулык өстендә урнашкан. Аңа кадәр калкулыкка текә итеп күтәрелә торган таш баскычлар буенча менәргә була. Гыйбадәтханә капкалары артында гаять зур Баньян агачы (Бенгалия фикусы) урнашкан. Гыйбадәтханә Керала классик архитектура стиленда ясалган, аңа хас булган агач баганалар һәм бакыр табаклар белән капланган түбә белән. Гыйбадәтханәдә электр кулланылмый, эңгер-меңгердә ул бакырдан ясалган майлы лампалар белән яктыртыла. Пракарам яки изге урын тирәли әйләндерүче стена гранит плиталардан корылган. Sanctum Sanctorum, яки изге урын түгәрәк формага ия, ә аның эче таш кисүе һәм гранит лампалар белән бизәлгән.
Гыйбадәтханәгә керү янында Вишнуның мәңге юлдашлары, Хануман һәм Гаруданың потлары куелган. Изге урында Джанардананың ике хатыны Шри-деви һәм Бху-деви белән образы урнашкан, хатыннары рухи һәм материаль дөньяларның символлары булып тора. Гыйбадәтханә тирәли йөрү зиярәт кылучыны төп гыйбадәтханәдә уң ягында кечкенә изге урыннарга китерә. Кәшәнәләргә охшаш миниатюр гыйбадәтханәләрдә Ганапати (Ганеша) һәм Айяппа (Вишну һәм Шиваның) Илаһлары тора. Төп изге урыннан башка гыйбадәтханә комплексы территориясендә хатын-кыз Илаһлары юк. Әмма гыйбадәтханәнең таш стеналарында берничә Дипа-Лакшми яки ике куллында да май лампасын тоткан хатын сурәтләрен күрергә мөмкин. Моннан тыш, гыйбадәтханә стеналарында Керала өчен традицион биниһаять май лампаларын уранштыру өчен күзәнәкләр урнашкан.

Гыйбадәтханә комплекслары күренешләре

 
 
 
 
 
Гыйбадәтханә калкулыгы өстенә баскыч буенча күтәрелү Капка өсте композициясендә Джанардана һәм аның тирәли хатыннар, шулай ук Хануман һәм Гаруда Гыйбадәтханә комплексы территориясенә кире яктан керүгә манзара Төп гыйбадәтханәнең эчке бина янына күренеш Комплекс составында кечкенә гыйбадәтханә Гыйбадәтханә буасы Дипа-Лакшминың яктырткычлар белән сурәтләре

Гыйбадәтханә барлыкка килү турында риваятьләр үзгәртү

Асаба риваять буенча, Нарада олы фикер иясе Вишнуның сыену урыныннан, Вайкунтхадан үзенең әтисе Брахма Илаһы белән очрашу өчен киткән. Нарада үзенең винасында музыка белән сокланып Вишну тыныч кына итеп аның артыннан барган. Нарада Брахманың дөньясына - Брахмалокага барып җиткәч, шул аның артында Вишнуны күреп Илаһка сәлам биргән. Шулай да тугыз праджапати (ярым-Илаһ-элек бабалар) моның турында белмичә, Брахмадан ул үз улы Нарадага ихтирам күрсәтеп аякларына төшүеннән мыскыллап көлгәннәр (ягъни улы остазы булудан). Хәлнең дөрес булмавын күргәч Вишну юк булган, ә Брахма ярым-Илаһларны Җирдә тусыннар дип каргыш салган. Каргыштан арыну өчен Нарада праджапатига аның киеме төшкән урында үкенеп ярлыкау сорарга киңәш иткән. Ул болан тиресеннән япмасын салып ташлаган һәм ул Джанардана Гыйбадәтханәсе булган урынга төшкән.

Праджапати юыну өчен чиста суны каян алырга мәсьәләсен чишә башлаганнар. Нарада Вишнуга дога кылган һәм ул үзенең Сударшана-чакрасын җибәргән булган, ул җиргә бәрелгән. Ул урында гыйбадәтханә буасы барлыкка килгән, аның атамасы «чакра-тиртха». Шуннан соң баньян агачы астында Вишну үзен Ананта-Кришна яки мәңге Кришна дип чагылдырган. Аның формасын Джанардана даршанын алып күрергә мөмкин. По указанию Нарада күрсәтүе буенча Праджапати баньян агачы янында Вишну гыйбадәтханәсен төзегәннәр. Гөнаһлардан ярлыкану сораудан соң алар күккә кайтканнар.
Берникадәр вакыт узгач Брахма Джанардана гыйбадәтханәсе янында Яджнаны (ут корбан бирүен) уздырырга уйлаган. Ул изге гамәл башкарудан килгән саваплар турында уйлаган. Вишну аның саранлыгын күргәч, Брахмага чит кирәкмәгән уйларсыз корбан бирүне башкарсын өчен сабак бирергә теләгән. Карт кыяфәтендә Вишну куннака килгән һәм җыелган Брахманнар белән төшке аш ашарга утырган. Аларга дөге биргәннәр һәм традиция буенча Вишну ашау алдыннан уң кулына су салсыннар дип сораган. Әмма Вишну аңа орынырга да өлгермәгән килеш, Брахма аның кунагы Вишну икәнлеген аңлаган. Илаһ Джанарданага әверелгән һәм изге су белән кул авызга җиткәч, хәзерге Галәми цикл бетеп Галәм юк булачак, һәм яңа мәхлукатка урын бирәчәк дип әйткән. Риваять буенча һәр унике ел Варкалада Джанардана кулы ярым-дюймга күтәрелә. Дөнья бетмәсен өчен һәр унике ел гыйбадәтханәдә «аштабандха калашам» (Ashtabandha Kalasam) ритуалы яки гыйбадәтханәдә мурти янә куюы башкарыла.

Джанардана образы үзгәртү

 
Сандал пастасы сыланган һәм җәлеп итүче кыз Мохини образына киендерелгән Джанардана.

Гыйбадәтханәдә корылган гранит Джанардана образы Пандья ыруыннан раджа тарафыннан океан төбендә табылган дип санала. «Брахманда-пурана» буенча беренчел гыйбадәтханә су басу белән җимерелгән булган һәм хәрабә булган. Аны төзекләндерүне брахманны үтергән өчен үкенгән раджа башкарган дип әйтелә. Бер юлы төнлә Варкалада Пандья токымыннан кеше ул океанга барып гыйбадәтханә хәрабәләре янында басырга тиеш дигән төш күргән. Шуннан ул суда йөзүче чәчәкләр дингезен күрәчәк. Шул урында раджа Вишну образын таба ала. Хөкемдар төш буенча эшләгән һәм Илаһи образ дөньяга килгән. Аңа саф алтыннан кулны беркетеп куйганнар, ул су бирү ишарәсендә. Тугърылар ышануы буенча Илаһның кул әкрен авызына күтәрелә. Джанардана су эчкән көнне Кали-юга бетәчәк һәм дөнья бетәчәк дип ышаныла.

Джанардана образын кечкенә түгәрәк изге урында күрергә була. Кришнаның традицион образларыннан аермалы буларак, Джанардананың дүрт кулы бар, аларның берсе алтыннан ясалган булган. Аларда ул изге кабырчык Шанкханы, Сударшана-чакраны һәм Каумодаки чукмарын тота, ә алтын кул лотос чәчәген тоту урынына изге су белән балчык чүлмәкне тота. Эңгер-меңгер җиткәч җем-җем итүче лампалар сихри атмосфера ясыйлар. Образ Джанардана образы табаннардан башка кадәр Сандал агачыннан паста белән капланган һәм чәчәкләр белән бизәлгән булган. Кайбер көннәрдә аның кулында флейта ята, бу аны башка Кришна образына — Венугопалага охшаган итә.

Джанардана (Janārdanaḥ) исеме үзе Вишнуның 1000 исеме арасында искә алына һәм аның мәгънәсе «Явыз (кешеләргә) җәза бирүче»[1]. Джанардана һәр көнне кыяфәтен үзгәртә һәм тугърылар алдында яңа кыяфәттә тора. Ул сыерларны яклаучы Кришна буларак, куркыныч аватара Нарасимха буларак яки сокландыргыч Мохини буларак күрсәтелергә мөмин. Бары тик Кришна-джанмаштамида, Джанардана образы элек булган кебек кала.
Джанардана хөрмәтенә өч Пуджа башкарыла, һәм шулай ук ике абхишека башкарыла. Һәр айны гыйбадәтханә ай календаре буенча Тирувонам яки Шраванам йолдызы көнендә бәйрәм башкара ул Джанардана туу йолдызы дип исәпләнә. Вахана (атлану кошы) Гаруда буларак ясалган бәйрәм арбасында Джанардана Варкала тирәли йөри. Моннан тыш, минам аенда (март-апрель) ел саен гыйбадәтханә бәйрәмнәре уза, алар ун көн дәвам итә. Бәйрәм ахырында церемониаль коену һәм Илаһны Һинд океанына чумдыру була.

Голландия чаңы үзгәртү

[1] Гыйбадәтханә территориясе 1757 ел белән даталанган гаять зур чаң тора. Траванкорның соңгы хөкемдары сеңлесе Рани (принцесса) Гаури Лакшми Бай (Gouri Lakshmi Bayi) үзенең китапларының берсендә "Туласидан чәчәк бәйләме"ндә чаң килеп чыгуын тасвирланган. Гыйбадәтханәгә чаңны XVIII гасырда бер Голландия корабының капитаны бүләк иткән. Керала ярларыннан Европага барганда, кораб штильгә эләккән һәм урыннан кузгалган. Якындагы гыйбадәтханәдән чаңнар яңгыравын ишетеп, капитан корабны урыныннан кузгалта алса, чаңны биредәге Илаһка бүләк итәчәк дип вәгъдә иткән. Тиздән җил искән һәм кораб такымы белән киләсе портка кадәр барып җитә алган. Капитан кайткан һәм вәгъдәсен үтәп чаңны гыйбадәтханәгә бүләк иткән дип санала. Чаңда Европа исемнәре - Питер фон Белсон һәм Майкл Эдвард гравировкаланган - алар капитан һәм аның ярдәмчесе исемнәре дип санала.

Искә алу ритуалы үзгәртү

Варанаси һәм Рамешварам кебек үк, Варкала бабаларны мәрхәмәтле урыны буларак мәгълүм. Һәр елны Варкалада «кшетра пиндара шраддхам» (Kshetra Pindara Shraddham) дип аталган ритуал башкарыла. Тугърылар үлгән туганнары җаннарына пешерелгән дөге шарчыгы тәкъдим итәләр. Һәр җан өчен шарчыкны пальма яфрагында Һинд океаны ярында калдыралар. Искә алу өчен махсус көн булып малаялам, каркадаком календаренда уникенче айда (июль-август) яңа ай көне булып санала.

Урнашуы үзгәртү

Гыйбадәтханә Варкаланың нәкъ үзәендә Варкала пляжыннан (Varkala Beach Trivandrum) якын урнашкан. Якындагы шәһәр тимер юл станциясе 3 км да урнашкан. Якындагы аэропорт булып халыкара Тривандрам аэропорты тора, ул гыйбадәтханәдән 55 км ераклыкта урнашкан.[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sri Vishnu Sahasaranama Stotram. Swami Krishnananda Society (2018).
  2. Janardhana Swamy Temple, Varkala. Department of Tourism, Government of Kerala (2019).

Әдәбият үзгәртү

  • Anantharaman A. Temples of South India. — Madras: Chennai East West Books, 2006.
  • Gouri Lakshmi Bayi. Thulasi garland. — Bombay: Bharatiya Vidya Bhavan, 1998. — 407 p.
  • Pranav. Visit the Ancient Abode of Janardhana Swamy at Varkala (англ.). — Native Planet, 2018. — 27 March.

Сылтамалар үзгәртү