Джанакпу́р (Инглиз телендә - Janakpur), Непал телендә - जनकपुर नगरपालिका) яки Джанакпурдха́м — Непалда шәһәр, Дхануса даирәсенең административ үзәге. Шәһәрнең халкы 93 000 кеше.[1]. Джанакпур Һималайлар итәгендә, Непал башкаласы Катмандудан 400 км көньяк-көнчыгышта һәм Һиндстан белән чиктән 20 км да урнашкан.[1]. Һинд динендә мөһим дини сәфәр кылу урыны булып тора.[2] Шулай ук бу Непалда эшли торган тимер юл булган күп булмаган урыннарның берсе булып тора.
Джанакпурның тарихи атамасы - Митхила. Элек шәһәр Майтхили мәдәниятенең үзәге булган аның үз теле һәм язу системасы булган. Ведик "Шатапатха-брахмана" текстында Матхава Видегха хөкемдары турында сөйләнә, ул брахман Готама Рахугана җитәкчелеге астында беренче мәртәбә Саданира (Кали-Гандаки) елгасын кичкән һәм Митхилада башкаласы белән Видеха патшалыгын нигезләгән. Готама Рахугана "Риг-веда"ның күп гимннарының төзүчесе булып исәпләнсә дә, бу вакыйгаларны Ригведик чорга карый торган дип әйтергә була. Джанакпур турында киләсе искә алу борынгы Һинд эпосы «Рамаяна»да бар, анда Раманың хатыны Сита Видеханың принцессасы булган дип әйтелә. Аның әтисе патша Джанака бәби Ситаны кырда тапкан һәм аны үз кызы итеп үстергән. Ул үскәч, Джанака аны Шиваның илаһи җәясен бөгә алганга бирәчәк дип әйткән. Күп принцлар моны эшләп караганнар, әмма аларның берсе дә шул гаять көчле коралны күтәрә алмаган. Әмма, Рама, беренче бөгеп карагач та, җәяне бөккән һәм яртыларга сындырган. Джанакпурда шулай ук бер вакыт Будда Гаутама һәм Махавира яшәгәннәр.

Джанаки Мандир.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Janakpur Information & Culture Center. About Jankpur' 2017 елның 3 декабрь көнендә архивланган., January 5, 2007. Accessed November 10, 2007.
  2. Samiti, Rastriya Samachar. «More Indian tourists visit Janakpurdham» 2008 елның 4 июнь көнендә архивланган.. Himalayan Times. JANUARY 18, 2004.