Демпинг - товарларның базарлардагы уртача бәяләрдән түбәнрәк, хәттә кайчакта үзкыйммәтеннән дә арзанрак ("ташлаулы бәяләр"гә) сату; демпинг гадәттә эре монополия фирмалары тарафыннан эчке һәм тышкы базарларда товар сату даирәсен киңәйтү һәм аннан көндәшләрен кысрыклап чыгару максатларында кулланыла.