Дамир Фәтхетдинов

Дамир Фәтхетдинов (Дамир Хәсән улы Фәтхетдинов) — геолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

Дамир Фәтхетдинов
Туган телдә исем Дамир Хәсән улы Фәтхетдинов
Туган 1933(1933)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы
Үлгән 1991, июнь.
Кустанай.
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре геолог
Җефет Люся.
Балалар Диляра, Дәмин.
Ата-ана
  • Хәсән (Мехәммәтхәсән) Мирхәйдәрҗан улы Фәтхетдинов, Ленин орденлы укытучы. (әти)
  • Фатыйма Сөләйман кызы (1901-1992.) (әни)
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — 1984 «Хөрмәт Билгесе» ордены — 1991.

Тормыш юлы үзгәртү

1933 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Ленин орденлы укытучы Хәсән Фәтхетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Дамир Фәтхетдинов туган чорда бу авыл Көчек авылы дип атала. Дамир Фәтхетдинов Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. 1956-1974 елларда Кустанай геология разведкасы трестында (Казакъстан) эшли, 1970 елдан экспедиция баш геологы. 1974 елдан Төньяк Казакъстан геологик җитештерү берләшмәсенең баш геологы. Боксит ятмаларын ачкан өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1984 елда). 1991 елның июнь аенда Кустанайда вафат, Кустанайда җирләнгән.

Танылу үзгәртү

  • СССР Дәүләт бүләге (1984).
  • Почет ордены (1991).

Сылтамалар үзгәртү