Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте

Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте (гөрҗ. საქართველოს დემოკრატიული რესპუბლიკა, трансл. Сакртвелос сотсиалистури республика) — Кавказ арты демократик федератив җөмһүрияте таракалганнан соң 1918 елның 26 маенда Тбилиси шәһәрендә игълан ителгән мөстәкыйль гөрҗи дәүләте.

Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
гөрҗ. საქართველოს დემოკრატიული რესპუბლიკა


26 май 1918 — 18 март 1921



Байрак Герб
Башкала Тбилиси
Тел(ләр) гөрҗин теле
Акча берәмлеге сум
Мәйдан 107 000 км²
Халык 2 500 000 кеше

Аның составына элекке Тифлис губернасы, Кутаиси губернасы һәм Сухум округы кергәннәр.

Гөрҗистан Җөмһүриятенең сәяси тормышына Гөрҗистан социал-демократик фиркасе зур йогынты ясаган.

Большевикларның җиңү һәм Гөрҗистанны «советлаштыру» нәтиҗәсендә 1921 елның язында Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте юк ителгән, аның территориясендә совет хакимияте урнаштырылган һәм Гөрҗистан Совет Социалистик Республикасы игълан ителгән.