Гөлсем Болгарская

татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты

Гөлсем Болгарская, тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина (1891-1968) — татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты (1926).

Гөлсем Болгарская
Туган телдә исем Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина
Туган 15 октябрь 1891(1891-10-15)
Казан
Үлгән 10 гыйнвар 1968(1968-01-10) (76 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре актер
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Фирдәвес Болгарская
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык актрисасы, РСФСР атказанган артисты

 Гөлсем Болгарская Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Гөлсем Болгарская 1896 елның 15 октябрендә Казан каласында туа.

Театрда эшләвен 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Труппада эшли башлагач, артист тормышының барлык авырлыкларын кичерә. Аңа берүк спектакльдә берничә рольләр дә башкарырга туры килә.


  Яз җитү белән, без, ачлыкка интеккән артистлар, пароходның 4нче классында мичкәләргә утырышып, Идел буендагы шәһәрләргә гастрольләргә чыгып китә идек. Берәр шәһәргә барып җиткәч, без гадәттә иң җүн номерлар эзләп, бөтен труппага бер бүлмә ала идек. Ул вакытларда спектакль куярга рөхсәт алу бик авыр иде. Төрле хәйләкәр юллар уйлап чыгарырга туры килә иде. Җыелган акчаларның аз булуы төрле кыенлыклар тудыра иде. Кая гына барсак безне өметсезлек һәм акчасызлык көтеп тора иде.
Гөлсем Болгарская хатирәләре
 

Гөлсем Болгарскаяның иҗади үсешенә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов һәм Шәриф Камалның алдынгы фикерләре зур йогынты ясаганнар.

1968 елның 10 гыйнварында Казанда вафат, шәһәрнең Яңа бистә зиратында җирләнә.

Гаиләсе үзгәртү

Иҗат үзгәртү

 
Колмәмәт һәм Гөлсем Болгарская
өйләнешү көнендә (1918)
 
Гөлсем Болгарская
(1891-1968)
Яңа бистә зираты (Казан)
  • Раневская «ВИШНЕВЫЙ САД» Антона Павловича Чехова
  • Татьяна «МЕЩАНЕ» Алексея Максимовича Горького
  • Харитоновна «РУС КЕШЕЛӘРЕ (Русские люди)» Константина (Кирилла) Михайловича Симонова
  • Александра Николаевича Островского:
    • Катерина, позже Марфа Игнатовна Кабанова (Кабаниха) «ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР (Грозе)»
    • Полина «ДОХОДНОМ МЕСТЕ»
    • Кручинина «БЕЗ ВИНЫ ВИНОВАТЫЙ»
    • Няня Арина «ЯРЛЫЛЫК ГАЕП ТҮГЕЛ (Бедность не порок)»
  • Пернель ханым «ТАРТЮФ» Жана Батиста Мольера
  • Гертруда «ГАМЛЕТЕ» Вильяма Шекспира
  • Люба «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ (Барышня Шафката)» Марии Кирьяковой (Севастопуло Мария Александровна)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү