Гөлназ Гобәйдуллина

Гөлназ Радик кызы Гобәйдуллина (1992 елның 14 феврале, Яңа Уренгой, Ямал-Ненец автономияле округы, Россия) — Россия бишбәйгечесе. Заманча бишбәйге буенча дөнья чемпионы (2017). Россиянең атказанган спорт мастеры (2018)[1]. 4 тапкыр Россия чемпионы (шәхси беренчелектә (2017), эстафетада (2011) һәм командада (2015, 2019)). Ике тапкыр Россия Кубогы җиңүчесе (шәхси һәм команда беренчелегендә).

Гөлназ Гобәйдуллина
Туган 14 февраль 1992(1992-02-14) (32 яшь)
Яңа Уренгой, Ямал-Ненец автономияле бүлгесе, Төмән өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре биш төр ярышчысы
Спорт такымы әгъзасы Армиянең үзәк спорт клубы[d]

 Гөлназ Гобәйдуллина Викиҗыентыкта

Карьерасы үзгәртү

Гөлназ Гобәйдуллина 1992 елның 14 февралендә Яңа Уренгойда туа. Әтисе — башкорт, әнисе — татар. Үз сүзләре буенча, үзен күбрәк татар булып хис итә[2].

Гөлназ алты яшендә Яңа Уренгойда йөзү белән шөгыльләнә башлый. 13 яшендә икебәйгегә күчә һәм беренче шәһәр стартында ук алтын медаль яулый. Соңрак ул яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр Европа беренчелегендә җиңүче, яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегенең көмеш призёры була. 2010 елгы җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарында бишбәйге буенча бакыр медаль яулый.

Россиянең бишбәйге федерациясе «Надежда-2012» номинациясендә иң яхшы спортчы дип таный.

2015 елгы Европа чемпионатында дүртенче урын алып, 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарына квалификацияләнә[3].

Олимпия уеннарында бишбәйгедә йөзү буенча Олимпия рекордын куя (2:07,94 эчендә 200 метр йөзеп уза)[4]. Әмма йомгаклау зачётында нибары 15 нче урынны яулый.

2017 елның августында Гөлназ Гобәйдуллина Каһирәдә (Мисыр) узган заманча бишбәйге буенча дөнья чемпионатының шәхси турнирыда алтын медаль яулый. Бу 1997 елда Елизавета Суворованың җиңүеннән соң дөнья чемпионатларының шәхси турнирда икенче Россия хатын-кызлар алтыны. Бишбәйгенең Халыкара берлеге (UIMP) Гөлназ Гобәйдуллинаны 2017 елның иң яхшы спортчысы дип таный[5].

2017 елның октябреннән ЦСКАда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең прапорщигы исемендә хезмәт итә[6].

Олимпия уеннары үзгәртү

2016 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында шәхси беренчелектә чыгыш ясый. Нәтиҗәләр:

Урын Спортсмен Яшь  

Фехтование

 

Йөзү

 

Конкур

  

Комбайн

 

Сумма

14   Гөлназ Гобәйдуллина 24 148
8V-27D
2.07,94/317 290 12.30,76/550 1305

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гульназ Губайдуллина стала заслуженным мастером спорта России. әлеге чыганактан 2018-08-19 архивланды. 2018-08-18 тикшерелгән.
  2. Гөлназ Гобәйдуллина: "Олимпиадада катнашыр алдыннан мәчеткә бардым" (тат.)
  3. Россиянка Губайдуллина завоевала лицензию ОИ-2016 в пятиборье
  4. Губайдуллина установила олимпийский рекорд в плавании пятиборок, Sportbox.ru (19 августа 2016). 12 сентябрь 2016 тикшерелде.
  5. Башкирская спортсменка Гульназ Губайдуллина признана лучшей спортсменкой мира по современному пятиборью
  6. Чемпионка мира по современному пятиборью Гульназ Губайдуллина стала спортсменкой ЦСКА

Сылтамалар үзгәртү