Гөлестан бит-төрки

«Гөлестан бит-төрки» («Төркичә Гөлестан») — 1391 елда язылган Сәйф Сарай әсәре. Сәгъдинең фарсы телендәге «Гөлестан» әсәренә мөнәсәбәттә туган.

Гөлестан бит-төрки поэмасыннан бер бит

Әсәр тоташ сюжетлы түгел. Ул, шигырь белән рифмалы прозадан торган чагыштырмача мөстәкыйль хикәятләрдән гыйбарәт. Аларның саны 180 нән артык. Хикәятләр һәм башка төр композицион берәмлекләр тематик яктан 8 бабка (бүлеккә) берләшә:

  • 1 — патшалар тормышы
  • 2 — дәрвишләр
  • 3 — аз белән канәгать булу хәере
  • 4 — эндәшмичә тору
  • 5 — мәхәббәт һәм яшьлек
  • 6 — картлык һәм зәгыйфьлек
  • 7 — тәрбия
  • 8 — сохбәт

Әсәрдә һәм тәрҗемә, һәм оригиналь, һәм нәзыйрә өлешләр бар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.