Гәүһәршад [2][3][4][5][6] (Гәүһәршат[7][8][9] 1481 ел1546 елдан соң) — Казан ханбикәсе, 1531-1545 елларда Казан ханлыгы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларының актив катнашучысы. 1531 елда Казан Ханлыгысы вакытлы идарә башлыгы.[10] Җангалиның беренче идарә иткән елларында (1531-1533) ил белән чынлыкта идарә итүче.[11]

Гәүһәршад
Казан ханбикәсе, ил хәкиме
Туган 1481 ел
Казан
Үлгән 1546 елдан соң
Казан
Әни Нурсолтан
Әти Ибраһим хан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гәүһәршад – Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы, Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе.

Нурсолтан белән Ибраһим ханның кече кызы 1481 елда туа. Мөхәммәт-Әмин үлеме белән (1518 ел) Олуг Мөхәммәт (ханлыкка нигез салучы) нәселе ир-атлар өлеше тукталган: Илһам һәм аның туганы Мәликтаһир инде вафатлар, икенче туганы Ходайгол әсирлектә чукындырылган, ә менә төньякта сөргендәге Габдел-Латыйфны Мөхәммәт-Әминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр. Казан халкы чыңгызлыларның башка тармаклары вәкилләрен тәхеткә чакыра башлаган. Әмма Казан династиясенең бердәнбер туры токымы буларак, Гәүһәршад сизелерлек сәяси йогынтыдан файдалана башлый.

Булат Ширин, Нарыйк улы Чура бәк, Кече Али морза һ.б. белән берлектә Бөек Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый. 1531 елда Сафагәрәй ханны Казан тәхетеннән кууны оештыручыларның берсе.[12] Казанда Гәүһәршад ханбикә җитәкчелегендә вакытлы идарә төзелә.Әлеге идарә Мәскәү тәкъдим иткән Шаһгали хан итеп кабул итмиләр, ләкин аның энесен Җангали кабул итәчәкләрен белдерәләр. 15 яшьлек Җангали Казан ханы була.[13] Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә.[14] Җангали хан балигъ булганнан соң (1533), аны нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә өйләндерүне хуплый.1546 елда Казан аксөякләренең Гәүһәршад җитәкчелегендәге төркем кабат Сафагәрәйне тәхеттән кууга ирешә. Ләкин Сафагәрәй тиздән Нугай Урдасы ярдәмендә тәхетне үзенә кире кайтара, Гәүһәршад үз тарафдарлары белән эзәрлекләүләргә дучар ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.[15]

Сәнгатьтә истәлек һәм ядкарь үзгәртү

Риваятьләр үзгәртү

XIX гасырда Ковгоршад белән бәйле легенда булган. Ханша Кабан күленә ташланды, Казанны буйсындыру белән килешергә теләмәде, һәм шул вакыттан бирле су коенучыларны күлгә батырый.[19]

Әдәбият үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Равил Фәхретдинов. Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы, archived from the original on 2019-01-16, retrieved 2020-03-24 
  2. Гәүһәршад// Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов.
  3. Равил Фәхретдинов. Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы, archived from the original on 2019-01-16, retrieved 2020-03-24 
  4. Гәүһәршад//Татар Иле
  5. Марат Әмирханов. Гәүһәршад. Тарихи бәян.
  6. Татарның биш ханбикәсе
  7. [ http://tatar-congress.org/yanalyklar/gasyrlar-kaytavazy-kazan-hanlygy-tarihy/ Булат Ибраһимов.Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы]
  8. Милли-мәдәни мирасыбыз: Чүпрәле. – Казан, 2016. б.13. ISBN 978-5-93091-163-3
  9. Гөлнар Гарифуллина.Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары., archived from the original on 2020-03-19, retrieved 2020-03-24 
  10. Булат Ибраһимов. Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы
  11. Равил Фәхретдинов. Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы, archived from the original on 2019-01-16, retrieved 2020-03-24 
  12. Татар энциклопедиясе//Гәүһәршад
  13. Булат Ибраһимов. Гасырлар кайтавазы: Казан ханлыгы тарихы
  14. Равил Фәхретдинов. Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы, archived from the original on 2019-01-16, retrieved 2020-03-24 
  15. Татар энциклопедиясе//Гәүһәршад
  16. Милли-мәдәни мирасыбыз: Чүпрәле. – Казан, 2016. б13. ISBN 978-5-93091-163-3
  17. Matbugat.ru
  18. Matbugat.ru
  19. Шпилевский С. М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань. 1877. стр. 73.