Карамышев Гәрәй Батыргәрәй улы (8 июль 1888 елсентябрь 1922 ел) — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе. 1919 — 1922 елларда Башкортстан Хәрби-революцион комитеты рәисе урынбасары һәм Башкортстан Халык хуҗалыгы Советы рәисе. Карамышевлар нәселеннән.

Гәрәй Карамышев
Туган 8 июль 1888(1888-07-08)
Макар[d], Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1922
Стәрлетамак, БАССР, РСФСР[d]
Әлма-матер Макар урта мәктәбе[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

 
Башкорт Хөкүмәте. Гәрәй Карамышев — сулдан беренче

Гәрәй (Мөхәмәтгәрәй) Батыргәрәй улы Карамышев 1888 елның 8 июлендә Уфа губернасы Стәрлетамак өяҙе (хәзерге Ишембай районы) Макар авылында туган.

Әмир Батыргәрәй улы Карамышевның агасы. 1920 елдан алып РКП(б) әгъзасы, 1921 елда әгъзалыктан чыгарыла. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган (1907). 1917 елга кадәр Уфа һәм Ырынбур губерналары мәктәпләрендә укыта. 1‑нче Бөтенрусия мөселман съездында катнаша (Мәскәү, 1917 елның 1-11 мае). 1917 елдан башлап Стәрлетамак өязенең җир башкармасы, Башкорт шурасы рәисе, 1918 елда — Башкорт хөкүмәтенең җир төзелеше бүлеге мөдире, бер үк вакытта сентябрьдән алып «Дулкын» бөтен башкорт яшьләре берлеге җитәкчесе. 1919 елның февралендә Бөтен башкорт хәрби съездын оештыруда катнаша, 22 февральдән башлап Башкортстан хәрби-революцион комитеты рәисе урынбасары һәм Башкортстан Халык хуҗалыгы советы рәисе, бер үк вакытта март—майда АСБР‑ның игенчелек халык комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы. 1920 елда башлап БашҮБК әгъзасы. 1920 елның ноябреннән БашҮБК һәм РКП(б)‑ның Башкортстан комитеты делегациясе составында баш күтәрүчеләр отрядлары җитәкчелеге белән сөйләшүләрдә катнаша, нәтиҗәдә 26 ноябрьдә Темәс авылында ихтилалны туктату турында килешүгә кул куела. 1922 елның сентябрендә, Стәрлетамак шәһәрендә вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Картатасы — Йосыф (Мөхәммәтйосыф) Ибраһим улы Карамышев, Башкорт гаскәре майоры[1];

Атасы — Батыргәрәй Йосыф улы Карамышев, укытучы;

Әнисе — Кәбирә Әхмәтҗән кызы Вәлидова;

Агалары:

  • Әмир Батыргәрәй улы Карамышев (1893-1918) — 1917-1918 елларда Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;
  • Мөхтәр Батыргәрәй улы Карамышев — ротмистр, Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;
  • Сөләймән Батыргәрәй улы Карамышев — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе;

Апасы — Рузилә, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең табибы[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. по другим данным — генерал-майор
  2. Әйле З. Ҡарамышевтар нәҫеле. // Киске Өфө. — 2012. — № 8. — Б.7.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Карамышев Гәрәй Батыргәрәй улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.