Гыйлемдар Рамазанов

Гыйлемдар Рамазанов (Гыйлемдар Җиһандар улы Рамазанов, баш. Ғилемдар Йыһандар улы Рамазанов) – әдәбият галиме, тәрҗемәче, фронтовик шагыйрь. Татар, рус, башкорт телләрендә кырыклап китабы бар. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1982).

Гыйлемдар Рамазанов
Туган телдә исем Гыйлемдар Җиһандар улы Рамазанов
Туган 16 июнь 1923(1923-06-16)
Иске Балак, Бәләбәй кантоны, Башкортстан АССР, ССРБ
Үлгән 25 август 1993(1993-08-25) (70 яшь)
Уфа
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфимское пехотное училище[d] һәм Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият галиме, тәрҗемәче
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Җиһандар (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе
Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

II дәрәҗә Ватан сугышы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 16 июнендә Башкортстан АССРның Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Иске Балак авылында туган. 1993 елның 25 августында Уфада вафат.

Иске Балак мәктәбендә, Тәйнәш җидееллык мәктәбендә, Уфа педагогия училищесында (1938 ел), Дәүләкән педагогия училищесында (1939-1941 еллар), Уфа хәрби пехота училищесында (1941 ел), Уфада Башкорт дәүләт педагогия институтында (1945-1949 еллар), М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада (1950-1953 еллар) укый.

“Башкорт поэзиясендә совет кешесе образы” темасына кандидатлык (1953 ел), Мәҗит Гафури иҗаты турында докторлык (1966 ел) диссертацияләре яклый.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1941 елның азагында хәрби хезмәткә алына. Хәрби пехота училищесында укыгач, Уфадагы 30 нчы (запас) укчы полкта курсант була.

1942 елның маеннан фронтка китә. Көнбатыш, Калинин, Воронеж, I Украина фронтларында, Великие Луки һәм Белый калалары тирәсендәге сугышларда катнаша.

1943 елның июлендә Курск дугасында, 1943-1944 елларда Украина җирендәге сугышларда, 1945 елда Польша, Алмания, Австрия территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Җиңү көнен Алманиянең Заган каласында каршылый. Ике Кызыл Йолдыз ордены (1944 ел) белән бүләкләнә.

1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1949-1950 елларда Бөре каласында укытучылар институтында һәм педагогия училищесында укыта.

1953 елның ноябреннән озак еллар ССРБ Фәннәр академиясе Башкортстан бүлегенең Мәҗит Гафури исемендәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр.

1955-1958 елларда “Совет Башкортстаны” гәҗитендә мөхәррир .

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре матбугатта (әдәби альманахта һәм “Яшь төзүче” гәҗитендә) 1939 елда күренә башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында лирик шигырьләр, “Зоя” (1943 ел) һәм “Украина турында җыр” (1945 ел) поэмаларын фронт (мәсәлән, татар телендәге "Ватан намусы өчен") гәҗитләрендә басыла.

Безнең буын” дигән беренче китабы (1947 ел), “Якты юллар”, “Сөю сүзе”, ”Яшьлек юллары” китаплары белән үзен өлгереп җиткән шагыйрь итеп таныта. “Идел буендагы калада”, “Яшьлек таңнары” поэмаларында яуда узган яшьлек еллары, замандашларының якты уй-тойгылары, “Әти янында” (1964 ел) поэмасында Ватан сугышында һәлак булган әтисе Җиһандар турында яза.

А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов, А.Кулешов, Ю.Лаптев әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре. үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

1. С. Кулибай. Өч җыентык турында. Уфа, 1949 ел.

2. М. Гали. Зори молодости. Мәскәү, Литературная Россия, 1964 елның 10 апреле саны.

3. В. Росляков. Память, не дающая покоя. Мәскәү, Литературная газета, 1973 елның 13 июле саны.

4. С. Сафуанов.Тынгы белми торган юлчы мин.. Уфа, ''Ағиҙел'', 1983 ел, 6 сан.

5. Г. Рамазанов. Яшьлектә кунакта. Казан, 1983 ел.

Чыганаклар үзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары) (биобиблиографик белешмә, төзүчеләре М.Гайнуллин, Г.Хөсәенов). Уфа, 1988 ел, 284 бит.

2. Утлы еллар авазы ( яугир шагыйрьләр турында белешмәлек; төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985 ел, 362 бит.