Гурий Эвайн (псевдоним, чын исеме Гурий Гаврила улы Кармазин, Эвай Кутлукай, чукындырылганчы исеме Котлыкай Гыйбаев) (1882 елның 15 марты, Уфа губернасы, Бөре өязе, Ишем1938 елның 11 мае, Мәскәү) — чирмеш язучысы, мари әдәбиятына нигез салучыларның берсе, мәгърифәтче, фольклорчы, мөгаллим-методист, доцент.

Гурий Эвайн

Г.Г. Кармазин (1882-1938)
Тугач бирелгән исеме: Котлыкай Гыйбаев
Псевдонимнар: Гурий Эвайн, Эвай Кутлукай
Туу датасы: 15 март 1882(1882-03-15)
Туу урыны: Русия империясе,Уфа губернасы Бөре өязе, Ишем авылы
Үлем датасы: 11 май 1938(1938-05-11) (56 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, тел белгече
Юнәлеш: реализм
Жанр: поэма
Иҗат итү теле: чирмеш теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елның 15 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Мишкә районы) Ишем авылында туган. Бөре укытучылар мәктәбен (1901), Казан дәүләт университетын (экстерн) тәмамлаган. 1909-1912 елларда Бөре өязендә укытучы булып эшли. 1912 елда Мари Иленә күчеп, Урта Кетнә чирмеш укуханәсендә укыта башлый. 1916 елда патша армиясенә алынып, Иркутск хәрби укуханәсен тәмамлый, кече әфисәр дәрәҗәсе ала, румын чигендә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1917 елда Үзәк чирмеш берлегенә керә. 1918 елның 9 гыйнварында «Ужара» газетасында басылган «Йоклап калмагыз! Чирмеш-подпоручикның окоптан җибәргән хаты» дигән мәкаләсендә чирмеш дәүләтчелеген булдыруны яклап чыга. 1918 елдан Тумда, 1923 елдан Краснококшайскида мәгариф идарәсендә эшли. 1926 елдан Мәскәүдә, аспирантура тәмамлый. 1929 елдан Казанда Көнчыгыш педагогия институтында мари теле укыта, доцент. 1930 елда Йошкар-Олага, Мари фәнни-тикшеренү институтына сектор җитәкчесе итеп чакырыла.

Хезмәтләре үзгәртү

Казан университетын тәмамлагач, мари әдәби теле нормаларын булдыруда катнаша, чирмеш язуы һәм орфографисен реформалау өстендә эшли. Чирмеш тел гыйлеме өлкәсендә күп терминологик неологизмнар, брошюралар, мәкаләләр авторы. «Сурәтле чирмеш әлифбасы һәм болын һәм көнчыгыш чирмешләре телендә беренче уку китабы» (1914, Казан, В.М. Васильев белән бергә) төзи. 1925 елда узган мәгариф хезмәткәрләренең II съездында ул төзегән алфавит проекты (кириллицада) һәм орфография кагыйдәләре кабул ителә.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка С.Г.Чавайн, Г. Микай һ.б. белән бер чорда килә. А.С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»енә нигезләнеп, «Вувер кува» (тат. Убыр) поэмасын яза (Казанда 1910 елда «Мари календаре»нда басылган).

  • «Мари пионер маршы» авторы (1924, музыкасын И.С. Палантай язган).
  • Чирмеш халык авыз иҗатын җыйнап, Һельсинкида алман телендә нәшер итә (1931).
  • Тәрҗемә белән шөгыльләнә: Л.Н. Толстой, К.Д. Ушинский әсәрләрен тәрҗемә итә.

Сәяси эзәрлекләү үзгәртү

1930 елда чирмеш милләтчеләре эше буенча кулга алына. 1932 елның гыйнварында Мари мөхтәриятле өлкәсеннән 3 елга читкә сөрелә. Әйләнеп кайткач, бераз вакыт чирмеш телен латинлаштыру хәрәкәтендә катнаша. Янәдән 1937 елның 21 мартында кулга алынып, 1938 елның 11 маенда атып үтерелгән. 1957 елда акланган.

Хәтер үзгәртү

Ишем авылында музее булдырылган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Энциклопедия Республики Марий Эл (отв. ред. Н.И. Сараева). Йошкар-Ола, 2009.

Әдәбият үзгәртү

  1. А.А. Ямурзин. Кандра на земле Башкортостана. Уфа: Гыйлем, 2012.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү