Губерна

1708—1929 елларда булган Русия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге

Губерна (губирна,[1] гөбирна,[2] гөбернә,[3] рус. губерния) — 17081929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.

Россия губерналарның герблары
███
Россия империясе губерниалары, 1914

Губерна башында губернатор торган.

Тарих үзгәртү

Беренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.

1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.

17961797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган.

ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 19231929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү