Гродно (рус. Гродно, белар. Гродна, пол. Grodno, литв. Gardinas) — Беларус шәһәре, Гродно өлкәсенең административ үзәге.

Гродно
Карта
Ил Белоруссия
Координатлар 53°40'тн, 23°49'кнч
Башлык Хмель, Андрей Валерьевич[d]
Телефон коды 815
Кардәш шәһәрләр Вологда, Минден, Лимож, Вротслав, Ньирбатор[d], Друскининкай[d], Химки, Слупск, Щёлково, Белосток, Жилина, Калининград[1], Авугстув[d], Дзержинск[2][3] һәм Хайкоу[d][4]

Халык саны — 327 540 кеше (2009).[5]

География үзгәртү

Гродно өлкәнең көнбатышта, Польша һәм Литва белән чиге янында урнашкан. Автомобиль һәм тимер юллар төене.

Климат үзгәртү

Гродно климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 11,8 15,0 22,2 29,2 32,0 32,2 35,3 35,4 32,0 25,0 17,2 12,8 35,4
Уртача максимум, °C −1,1 −0,1 4,9 12,9 19,0 21,5 23,9 23,4 17,5 11,3 4,4 −0,1 11,5
Уртача температура, °C −3,5 −3,1 0,8 7,3 13,1 15,9 18,1 17,4 12,3 7,2 1,8 −2,2 7,1
Уртача минимум, °C −5,8 −5,7 −2,5 2,5 7,5 10,6 12,7 12,0 8,1 3,8 −0,2 −4,4 3,2
Абсолют минимум, °C −33,9 −36,1 −27,2 −9 −6,1 −1 2,8 −2,2 −4 −12,8 −20 −32,2 −36,1
Явым-төшем нормасы, мм 34 29 32 33 55 66 75 57 52 36 42 41 552
Чыганак: Погода и климат

Тарих үзгәртү

 
Гродно,1920

Гродно — Беларусның иң иске шәһәрләреннән берсе; ул 1127 елда беренче тапкыр телгә алына. XIII гасырның уртасында Бөек Литва кенәзлеге составына кертелгән. 1569 елдан башлап Речь Посполитая составында булган.

1795 елда Гродно Россия империясе составына кертелгән, ә 1801 елда губерна шәһәре статусны алган.

1863 елдаПоляк фетнәсе үзәгеннән берсе.

1920 елның июнендә совет контроле астында күчкән, ләкин шул ук елның октябрьдә Польша идарәсе астына күчә. 1939 елның сентябрьдән — ССРБ составында.

1941 елның 23 июньдә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына; 1944 елның 16 июльдә азат ителә. 1944 елның 20 сентябрьдән Гродно өлкәсенең административ үзәге булып тора.

Халык үзгәртү

1840[6] 1897[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2009[5]
15 526 46 919 72 943 132 471 194 775 270 535 327 540

Милли состав (2009): беларуслар — 62,6%, поляклар — 19,7%, руслар — 12,2%, украиннар — 1,8%.[12]

Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр үзгәртү

Эчке бүленеш үзгәртү

  1. Ленин районы
  2. Октябрь районы

Икътисад үзгәртү

Төп тармаклар — машиналар төзү, митал эшкәртү, химия, текстиль, күн һәм аяк киемнәре, төзү материаллар сәнәгатьләре. Иң эре предприятиеләре — «Гродно Азот», «Гродно Химволокно» һәм «Белкард».

Кардәш шәһәрләр[13] үзгәртү

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү