Григорий Галазий
Григорий Иванович Галазий ( 1922 елның 5 мартында, Харьков өлкәсе Мечибиловка авылы - 2000 елның 23 июле, Иркутск[2]) - совет һәм Россия биологы, Россия Фәннәр академиясе академигы.
Григорий Галазий | |
---|---|
Туган | 5 март 1922[1] Мечебилово[d] |
Үлгән | 23 июль 2000 (78 яшь) Иркутск, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Иркутск дәүләт университеты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | РФА академигы[d] |
Фән өлкәсе: | биология |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | РФА академигы[d] |
Известен как: | исследователь Байкала |
Биографиясе үзгәртү
1942 елда Иркутск дәүләт университетын тәмамлый[3]. Аннары 1948 елга кадәр ул В. В.Куйбышев исемендәге Иркутск авыр машина төзелеш заводында эшләй ][4]. 1954 - 1961 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Байкал лимнология станциясе директоры булып эшләй[4]. 1961 елдан 1987 елга кадәр - СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының Лимнология институты директоры[3].
1970 елның 24 ноябрендә ул «биология» белгечлеге буенча СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана[2]. 1987 елдан 1995 елга кадәр ул Байкал экологик музее директоры була[4]. 1992 елның 11 июнендә ул Россия Фәннәр академиясенең «экология» белгечлеге буенча академигы итеп сайлана[2]. 1995 - 1999 елларда ул Дәүләт Думасы депутаты иде[4]. Ул 1999 елда кабул ителгән «Байкал күлен саклау турында» закон әзерләүдә катнаша[3].
Фәнни казанышлары үзгәртү
Байкал күленең һәм аның бассейнының табигый ресурсларын комплекслы куллану буенча гомуми схема авторларының берсе[4]. Ул су объектларының табигый ресурсларын саклау һәм рациональ куллану өчен экологик кагыйдәләр эшләү принцибын тәкъдим итә[3]. Су яткылыктарындагы су кимәле тирбәлешләре масштабларын, элекке климат үзгәрү һәм экологик шартларны бәяләүнең яңа методын эшли, аның ярдәмендә Байкал күле кимәле үзгәрүенең законлылыгы ачыклана[3].
Бүләкләре үзгәртү
- Хөрмәт Билгесе ордены (1975)[4];
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1982) ;
- Гумбольдт медале (1995)[4];
- Иркутскның мактаулы гражданины (1996) ;
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1997) ;
- Берләшкән Милләтләр Оешмасы медале ;
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Галазий Григорий Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Галазий Григорий Иванович. Информационная система «Архивы Российской академии наук». әлеге чыганактан 2012-09-15 архивланды. 2012-03-10 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Григорий Иванович Галазий. Сибирское отделение Российской академии наук. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2012-03-10 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Галазий Григорий Иванович. Государственная научно-техническая библиотека сибирского отделения РАН. 2012-03-10 тикшерелгән.
Сылтамалар үзгәртү
- [ Галазий Григорий Иванович] — ЗСЭ
- Фоторяд на сайте Фотоархив СО РАН 2022 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.