“Азатлык гимны” (Ύμνος εις την Ελευθερίαν) — Грециянең рәсми дәүләт символы. Греция хаклы рәвештә дөньяда иң күләмле тексты булган гимнлы дәүләт исеменә дәгъва кыла ала. Аңарда ким дигәндә 158 куплет исәпләнә. Ә аны иҗат иткән шагыйрь Диони́сиос Со́лома (Διονύσιος Σόλομα — 1798-1857) поэмасында 254 дүртьюллык бар. Әсәр 1823 елда язылган, аңарда ил азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең  каһарманлыгына дан җырлана.
Грециянең шул замандагы кыйралы Георг I аны илнең милли гимны дип игълан итә. Әлбәттә, поэма тексты нык кыскартылган килеш. Яңа гимнның көен Николаос Мантзарос (Νικολαοσ Μαντζαροσ — 1795-1873) 1828 елда яза. Ул Италиядә белем алган музыка белгече була. Шул сәбәпле, Грецияне кимсетергә теләүчеләр, “Ελευθεριά” (“Азатлык”) мелодиясе грекларныкы түгел, итальяннарныкы, дип лыгырдыйлар. Әмма бу — яла ягу гына. Греклар үзләре дә баштарак, бу көй безнең музыкаль традицияләргә тәңгәл килми, дип шикләнә торган булганнар. Ә бит бу рухландыргыч музыканы беренче кат тыңлап караганда ук, аның атаклы һәм бик борынгы грек биюе “Сиртаки” белән бертуган икәнен абайлыйсың.
Шулай да, грек кыйралы Отто гимн көен Алманиянең музыка белгечләре тарафыннан тикшертергә карар кыла. Алманнар бернинди плагиат тапмыйлар. Ниһаять, 1864 елда гимн кыйралның махсус эдикты белән рәсми дәүләт символы буларак раслана.
Рәсми чараларда гимнның беренче куплеты башкарыла.[1]
“Азатлык гимны” шулай ук Кипр грек дәүләтенең дә рәсми символы булып тора.

Дионисиос Солома
Николаос Мантзарос


Грек язуында Латин язуында Тәрҗемәсе Tärcemäse Инглиз телендә
Σὲ γνωρίζω ἀπὸ τὴν κόψι

Ύμνος εις την Ελευθερίαν
Σὲ γνωρίζω ἀπὸ τὴν κόψι
τοῦ σπαθιοῦ τὴν τρομερή,
Ἀπ’ τὰ κόκκαλα βγαλμένη
τῶν Ἑλλήνων τὰ ἱερά,
καὶ σὰν πρῶτα ἀνδρειωμένη,
χαῖρε, ὢ χαῖρε, Ἐλευθεριά!
καὶ σὰν πρῶτα ἀνδρειωμένη,
χαῖρε, ὢ χαῖρε, Ἐλευθεριά!
καὶ σὰν πρῶτα ἀνδρειωμένη,
χαῖρε, ὢ χαῖρε, Ἐλευθεριά!

Se gnurízu apó tün kópsü

tou spathioú tün tromerű.
Se gnurízu apó tün ópsü
pou me viá metráei tü gü.
Ap'ta kókkala vgalménü
tun Ellűnun ta ierá,
kai san prúta andreiuménü
Haíre, u haíre Elephtheriá,
kai san prúta andreiuménü
Haíre, u haíre Elephtheriá,
kai san prúta andreiuménü
Haíre, u haíre Elephtheriá,

Таныш миңа, газиз илем,

Иң үткен кылычларың,
Таныш үткен күз карашың —
Колачлый ул Җир шарын.
Затлы эллин тамырыннан
Үсеп чыккан бер аклык, —
Борынгыдай көчле рухлы,
Котлы булсын Азатлык,
Борынгыдай көчле рухлы,
Котлы булсын Азатлык,
Борынгыдай көчле рухлы,
Котлы булсын Азатлык!

Tanış miña, ğäziz ilem,

İñ ütken qılıçlarıñ,
Tanış ütken küz qaraşıñ —
Qolaçlıy ul Cir şarın.
Zatlı ellin tamırınnan
Üsep çıqqan ber aqlıq, —
Borınğıday köçle ruxlı,
Qotlı bulsın Azatlıq,
Borınğıday köçle ruxlı,
Qotlı bulsın Azatlıq,
Borınğıday köçle ruxlı,
Qotlı bulsın Azatlıq,

I shall always recognize you

by the dreadful sword you hold,
as the Earth with searching vision
you survey with spirit bold.
From the Greeks of old whose dying
brought to life and spirit free,
now with ancient valor rising
Let us hail you, oh Liberty,
now with ancient valor rising
Let us hail you, oh Liberty,
now with ancient valor rising
Let us hail you, oh Liberty!