Гравитацион компрессия

Гравитацион компрессия - ул гравитация объектның массасына тәэсир итеп, аны компрессияли, зурлыгын киметә һәм объектның тыгызлыгын арттыра торган күренеш.

Кояш кебек йолдызның төшендә гравитацион басым атом-төш реакцияләреннән тышка таба юнәлгән термаль басым белән баланслана, бу вакытлыча гравитацион басымны туктата.

Планетаның яки йолдызның үзәгендә гравитацион компрессия Кельвин-Һельмһольц механизмы буенча җылылык ясый. Бу Юпитерның аның гравитацион компрессия нәтиҗәсендә ничек җылылык нурландырырга дәвам итүен аңлатучы механизм.[1]

Гравитацион компрессияга карый торган иң киң таралганы - ул йолдызлар эволюциясе. Кояш һәм башка төп-чират йолдызлар молекуляр болытның башлангыч гравитацион коллапсы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Материалның массасы җитәрлек икәнен фараз итеп, гравитацион компрессия төшнең зурлыгын киметә, водород кушылуы башлана алганчы температурасын арттыра. Бу Водородтан-Гелийга кадәр кушылу реакциясе эчкә таба юнәлгән гравитацион басымны баланслый торган энергияне чыгара һәм йолдыз миллионнарча елларга стабиль булып кала. Водород беткән диярлек калганчы башка гравитацион компрессия булмый, һәм кушылу реакциясенең термаль басымы кими.[2] Кояш тормышының ахырында гравитацион компрессия аны ак кәрләгә әверелдерәчәк.[3]

Шкаланың башка ахырында массив йолдызлар. Бу йолдызлар ягулыгын бик тиз яндырып, тормышларын супер-яңа итеп бетерәләр, шуннан соң булган гравитацион компрессия я нейтрон йолдызны,[4] яки кара тишекне[5] барлыкка китерәчәк (калдыклардан).

Планеталар һәм айлар өчен тигез-авырлык компрессия басым градиенты тарафыннан балансланганда ирешелә. Бу гравитациягә күрә. Бу басым градиенты гравитацион компрессия кими торган ноктада материалның көченә каршы юнәлештә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Jupiter. Space Research Institute,Russian Academy of Sciences. 2009-11-05 тикшерелгән.
  2. R.R. Britt (16 January 2001). How a Star is Born: Clouds Lift on Missing Link. 2009-11-05 тикшерелгән.
  3. White Dwarf Stars. Astrophysics Science Division, NASA Goddard Space Flight Center. (November 2006). 2009-11-05 тикшерелгән.
  4. M. Coleman Miller. Introduction to neutron stars. University of Maryland. 2009-11-05 тикшерелгән.
  5. N. Strobel (June 2, 2007). Black Holes. Nick Strobel's Astronomy Notes. 2009-11-05 тикшерелгән.