Гравитацион коллапс

Гравитацион коллапсгравитацион көчләр тәэсирендә массив җисемнәрнең катастрофик тиз кысылуы.

Гравитацион коллапс күренеше

Кояш массасыннан өч тапкыр зуррак булган йолдызлар эволюциясе гравитацион коллапс белән тәмамлана ала. Термотөш реакцияләре өчен ягулык беткәннән соң, шул йолдыз үз механик тотрыклылыгын югалта һәм үзәгенә югары тизлеге белән кысыла башлый.

Әгәр арта бара торган эчке басым гравитацион кысылуны туктатса, йолдызның үзәге үтә тыгыз нейтрон йолдызга әверелә, шулай ук йолдызның тышчасы ташланып була һәм үтә яңа йолдыз шартлавы күренә.

Әгәр йолдыз массасы Оппенгеймер-Волков чигеннән (2,5—3 Кояш массасыннан) зуррак булса, гравитацион коллапс дәвам итә һәм йолдыз кара тишеккә әйләнә.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү