Госман архитектурасы

Госман архитектурасы - Бурсада һәм Эдирнда XV-XVI гасырларда барлыкка килгән. Госман империясе архитектурасында Сәлҗукларның, шулай ук Иран, Византия архитектурасының йогынтысы күзәтелә[1][2]. Истанбулны яулап алганнан соң, төрекләрдә мамлюк архитектура традицияләренең йогынтысы сизелә башлый. Якынча 400 ел дәвамында Византия чиркәүләре госман мәчетләре өчен үрнәк булып хезмәт иткән.

Госманнар югары архитектура дәрәҗәсенә ирешәләр. Алар тарафыннан үзләштерелгән зур эчке киңлек булдыру техникасы, ислам архитектурасында эстетик төгәлләштерелгән стиль булдырырга мөмкинлек бирә.

Улу-Җәми(үле сылтама) мәчете манарасы (Бурса)

Сәлҗук архитектурасы үзгәртү

«Сәлҗук» монументаль архитектура формасы һәм стиле, асылда, үз белеме белән әрмән сәнгатенә һәм аның иҗатчыларына бурычлы булган. Моннан тыш, «сәлҗук»[3] архитектурасының кайбер формалары әрмән корылмалары рәвешләрен турыдан-

 
Шехзада(үле сылтама) мәчете - архитектор Синанның беренче зур эше

туры күрсәтә. Моннан тыш, «сәлҗук» корылмаларын төзегән кайбер архитекторлар һәм төзүчеләр әрмәннәр булулары да билгеле. Әмма әрмән йогынтысыннан тыш, сәлҗукләр үз архитектурасына фарсы архитектурасы элементларында куштылар. 11 йөздә үк төрки- сәлҗукләр Кече Азиянең шактый өлешен яулап, аның территориясендә берничә бәйсез эмират булдыралар. Сәлҗукләр хакимияте үзләреннән соң бу урыннарда традицион стильдә төзелгән күп санлы мавзолейлар һәм мәдрәсәләр калдырган.

Иртә Госман чоры үзгәртү

XIV гасыр башында беренче Госман бейликлары оештырыла. Бу чорда Госман сәнгате яңа идеяләр эзли. Госманнар башкаласында сәлҗукләр — Улу Җәми (1396-1400) — беренче сәүдәгәр мәчете төзегәннәр. Шәһәрне яулап алу чорында Истанбулда төзелгән Баязит II мәчете (1501-1506) иртә чордагы төзелеш диеп санала. Бу чорга шулай ук Фатих (1470) мәчетләрен, Мәхмүт-паши мәчетен (1464), Топкап сараен (1475-1478) кертергә була.

 
Солтанәхмәт(үле сылтама) кунакханәсе-элеккеге Стамбул төрмәсе

Классик чор үзгәртү

Госман архитектурасының классик чоры шактый дәрәҗәдә Мимар Синан эшләре белән бәйле. Синан төзегән мәчетләрдә Изге София Соборы гөмбәзенә охшаган гөмбәз кулланылган, әмма үзгәртелгән пропорцияләр зур тәрәзәләр белән бергә бина эчендә күбрәк ут өстәгән. Классик чор мәчетләрендә эчке ишегаллары да кертелә башлый. Классик чорның Госман архитектурасы үрнәкләре Төркиядән тыш Балкан, Маҗарстанда, Мисырда, Туниста, Әлҗәзаирда һәм элекке Госман империясенең башка илләрендә сакланган.

Соңгы чор үзгәртү

Госман империясендә архитектураның соңгы чоры XX гасырда кече төрекләр хакимияткә килгәч (1908-1909 ел) башлана. Бу чор «милли архитектура ренессансы» дип атала. Бу чор архитектурасында тимер-бетон, тимер, корыч, пыяла кебек заманча төзелеш технологияләре һәм материаллары кулланыла башлый. Башта бу стиль күпмилләтле Госман империясенең ватанпәрвәрлегенә һәм тарихи үзенчәлекләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде, ләкин Беренче бөтендөнья сугышы ахырына, Төркия Республикасы төзелгәннән соң, ул төрек милләтчеләре тарафыннан төркиләргә ватанпәрвәрлек хисен кертү өчен кабул ителде.

Бу стильнең иң иртә һәм иң мөһим мисалларының берсе - Истанбул почта хезмәтенең төп бинасы (ингл. Istanbul Central Post Office). Әнкарада бу стильдә иң элек төзелгән бина - Төркия Республикасының Милли Җыены бинасы (1917 ел), анда хәзерге вакытта бәйсезлек өчен сугыш музее урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Seljuk architecture, Illustrated Dictionary of Historic Architecture, ed. Cyril M. Harris, (Dover Publications, 1977), 485.
  2. Architecture(Muhammadan), H. Saladin, Encyclopaedia of Religion and Ethics, Vol.1, Ed. James Hastings and John Alexander, (Charles Scribner’s son, 1908), 753.
  3. Якобсон, Анатолий Леопольдович (1983). Урта гасыр әрмән архитектурасы темаларына сельджук бәяләмәләре.. әлеге чыганактан 2013-01-08 архивланды. 2012-11-17 тикшерелгән.