Гопи (गोपी) "Гопала" сүзеннән килеп чыккан Санскрит сүзе, ул сыерлар көтүе өчен җаваплы шәхес дигәнне аңалата. Һинд динендә аеруча "гопика" атамасы ("гопи"ның хатын-кыз формасы) киңрәк рәвештә көтүче кызлар өчен кулланыла, алар Вайшнавизмда аларның Кришнага чиксез мәхәббәте ("Бхакти") өчен мәшһүр, ул Бхагавата Пуранада һәм бакша Пураник әдәбиятта тасвирланган. Бу төркемнән Радха (яки Радхика) буларак мәгълүм гопика күп дини традицияләрдә, бигрәк тә Гаудия Вайшнавизмда аеруча зур ихтирамга һәм әһәмияткә ия.[1] Гаудия Вайшнавизмда Вриндаванның 108 гопикасы бар.

Мәшһүр гопилар үзгәртү

 
Кришна һәм Гопилар.Бодлейян Китапханәсендә сакланган 18-енче гасыр акварель рәсеме.

Вриндаванның гопилары бөтен саны 108; "Кришна чарит"та аларның саны 16 000 дип тасвирланган. Гомумән алганда алар өч төркемгә бүленгәнː Кришна белән бер үк яшьтәге гопи дуслар; хезмәтче кызлар; һәм юллама ташучы гопилар. Беренче төркем иң аксөяк (Варистха), Кришнаның хәзерге заман гопи дуслары, икенче төркем хезмәтче кызлар һәм алар алга таба иң аксөяк (Вара), һәм алардан соң гопи юллама ташучылар бара. Башкалар арасында варистха гопилар иң мәшһүр. Алар мәңге Радха һәм Кришнаның якын дуслары. Аларның илаһи парга булган мәхәббәтенә беркем дә тигез яки артык була алмый.[2] Беренче тугыз гопи Шримати Радхаранидан соң Кришнаның иң төп тугърылары буларак таныла. Аларның исемнәре түбәндәгечә:

  • Лалита
  • Висакха
  • Чампакалата
  • Читра
  • Тунгавидья
  • Индулекха
  • Рангадэви
  • Судэви
  • Анурадха

Чиксез мәхәббәт үзгәртү

 
Гопикалар белән Кришна

Һинд дине Вайшнава теологиясе буенча гопилар турында кыйссалар "Шуддха-бхакти"ның мисаллары дип әйтелә, алар (Кришнага) "Ходайга иң югары форма чиксез мәхәббәт" дип тасвирлана. Аларның спонтан һәм какшамас тугърылыгы тулы иттереп Бхагавата Пурананың соңгы бүлекләрендә тасвирлана, Кришнаның Вриндаван уеннары һәм шулай ук олы фикер иясе Уддхава кыйссаларында.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.himalayanacademy.com/readlearn/basics/four-sects
  2. [1]

Тышкы сылтамалар үзгәртү