Гонорея — йогышлы авыру, аны гонококк барлыкка китерә. Бу микро­организм кешеләрне генә зарарлый. Кагыйдә буларак, авыру җенси юл белән күчә. Шулай ук ул йогышсызландырылмаган инструментлар аркылы, хатын-кызларның җенси әгъзаларын пычрак тастымал яки губка белән сөрткәндә йогарга мөмкин. Гонококк дымлы шартларда шактый озак яши һәм берничә сәгать буе үзенең йоктыру мөмкинлеген саклап кала ала.

Гонорея
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d], сидекбелем[d] һәм хатынкызбелем[d]
Симптомнар выделение[d], авырту, pelvic pain[d], влагалищное выделение[d], дизурия[d] һәм testicular pain[d]
Диагностика юллары микробиологическая культура[d], оптический микроскоп[d] һәм полимеразная цепная реакция[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару цефтриаксон[d][1], Моксифлоксацин[d][1], troleandomycin[d][1], probenecid[d][1], Ципрофлоксацин[d][1], cefixime[d][1], bacampicillin[d][1], Цефуроксим[d][1], enoxacin[d][1], spectinomycin[d][1], Цефотаксим[d][1], ceftizoxime[d][1], Эритромицин[d][1], Тетрациклин[d][1], Gatifloxacin[d][1], demeclocycline[d][1], Офлоксацин[d][1], Норфлоксацин[d][1], trovafloxacin[d][1], Ампициллин[d][1], cefpodoxime proxetil[d][1], penicillin g potassium[d][1], Бензатина бензилпенициллин[d][1], penicillin g sodium[d][1], enoxacin[d][2], cefpodoxime[d][3], Норфлоксацин[d][4], амоксициллин[d][5], цефтриаксон[d][6] һәм cefixime[d][7]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы Венерик авырулар[d]
Анатомик урнашуы сидек чыгару юлы[8], Аналык[8], тамак[d][8], Аналык көпшәсе[8], күз, Простата бизе, буын[d], мозговые оболочки[d], миндалины[d] һәм кешенең туры эчәге
Бремя болезни 545 146 ± 1 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[9]
Нинди веб-биттә тасвирланган bacsisaigon.net/benh-lau.html[10]
ICD-9-CM 098[8]
NCI Thesaurus идентификаторы C35730[8] һәм C92950[8]
 Гонорея Викиҗыентыкта

Дәвамлы гонорея белән авырган кеше җенси юл аркылы зарарлану чыганагы булып тора. Җенси акт вакытында йогышлы лайлалы тышча белән бәйләнеш барлыкка килә. Җенес бизләре кыскару нәтиҗәсендә гонококклар лайлалы тышчага сибеләләр һәм җенси партнерлар бер- берсен зарарлый. Хатын-кыз күрем вакытында җенси якынлык кылса, инфекция йоктыру мөмкинлеге арта. Бу очракта организмның авыруга каршы торучанлыгы кимегән, ә җенси әгъзаларда булган гонококкларның эшчәнлеге активлашкан була. Бәвел чыгару юлының лайлалы тышчасы ялкынсынып тору, бу юлларның аномалиясе гонорея йоктыру өчен уңай шарт санала.

Гонококк төрле яшьтәге кешеләрне зарарлый ала һәм авыруга каршы организмда иммунитет ясалмый. Шулай булгач, кеше яшәү дәверендә аның белән берничә тапкыр авырырга мөмкин.

Инкубация чоры уртача 3-5 көнгә сузыла, ләкин организмның каршы тора алуына һәм микробның көчлелегенә карап, 1 көннән 12 көнгә кадәр дәвам итәргә дә мөмкин.

Үтә көчле гонорея бәвел чыгару каналы ялкынсыну, кызышу һәм кы­чыту тойгысы барлыкка килүдән башланып китә. Бераздан бәвел чыгару каналының тышкы тишегенә аз гына күләмдә ябышкак лайла бүленеп чыга башлый. Ә 5-7 нче көнгә клиник күренешләр үзгәрә, кычыту сигәндә

әчеттереп авыртуга һәм яшькелт-сары төстәге бик күп үлекле бүлендек чыгуга алышына (тикшергәндә, үлекле бүлендектә гонококклар табыла).

Бәвел чыгару каналының читләре кызарып һәм кабарып чыга. Бәвел болганчык төс ала. Еш кына санап киткән билгеләргә хәлсезлек, баш авырту, йокы бозылу, ярсучанлык, бизгәк тоту, кайвакыт аз гына температура күтәрелү өстәлә. Болардан кала, төннәрен газаплый торган авыртучан эрекция (җенес әгъзасының күләме зураюы, кинәт тыгызлануы) булуы күзәтелә. Санап киткән билгеләр төрлечә — кемдәдер көчлерәк сиздерә, кайбер кешеләрдә әллә ни борчымаска да мөмкин. Гонореягә диагноз кую бик авыр түгел, ул бактериологик анализлар уздыру нигезендә билгеләнә.

Хатын-кызларда авыру билгеләре көчле булмый: җиңсәдән исле бүлендек чыгу һәм эчнең аскы өлешендә көчле булмаган авырту сиздерә. Авыру йоктырган ирләрнең 80-90 % ында, хатын-кызларның 25-50 % ында авыру билгеләре үзен белгертеп тора.

Инфекциянең бәвел чыгару каналының алгы өлешеннән арткы өлешенә күчүе кайчак сизелми. Тик бу очракта еш (15-20 минут саен) сиясе килеп тора, югарыда күрсәткән билгеләрдән аермалы буларак, сиеп бетергәндә авырту үзен бик көчле сиздерә. Бу билге бәвел чыгару каналының арткы өлеше зарарланганын күрсәтә. Ялкынсыну барышының арткы өлешкә күчүе хәмер белән мавыгу, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелмау, авыруның дөрес дәваланмавы аркасында була.

Бәвел чыгару каналының арткы өлеше зарарлану — авыруның кат­лауланып җенес бизләренә (мәни бизе, орлык куыкчыклары, купер бизләре, күкәй өстәлмәсе) йогынты ясавы турында хәбәр бирүче.

Күкәй өстәлмәсе ялкынсыну (эпидидимит) еш очрый торган катлау­ланулардан санала. Ул гонококкларның сидек чыгару каналының арткы өлешеннән орлык чыгару юлына, аннан орлык каналына һәм күкәй өстәлмәсенә керү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайвакыт инфекция кан һәм лимфа тамырлары аша керә. Җәрәхәт, җенси ярсынулар, физик кие­ренкелек, бик тупас дәвалау (катетер кую, мәни бизен массажлау һ.б.) эпидидимитка китерүче факторлар булып тора. Процесста бер үк вакытта орлык чыгу юлы һәм күкәйлек тышчасы зыян күрергә мөмкин.

Күп вакытта авыру кинәт башланып китә. Тән калтырый, температура кайвакыт 40 градуска кадәр күтәрелә, күкәй янчыгының зарарланган ягы һәм баш көчле авырта. Янчыкның тиресе киеренке хәлдә була, кызарып чыга, тотып караганда да кызулыгы сизелә. 5-7 көннән бу билгеләр бераз кимергә, температура төшәргә, авыруның гомуми хәле яхшырырга мөмкин.

Кайбер авыруларның инфильтраты бөтенләй бетми һәм ул урында җөйле тукыма ясала. Бу тукыма алга таба орлык чыгара торган каналны кысып, сперма чыгуны тоткарларга мөмкин.

Мәни бизе ялкынсыну бәвел каналының гонореялы ялкынсынуының еш күзәтелә торган катлаулануы булып тора. Бу очракта инфекция биз чыгару юллары, лимфа, кан тамыры буенча керә һәм гонореяның үтә көчле яки дәвамлы рәвештә барган вакытында башланырга мөмкин. Клиник билгеләре бик сизелми. Мәни бизен туры эчәк аша тикшергәндә авырту барлыкка килә. Сию ешая, сидектә зур үзгәрешләр табылмый. Орлык куыкчыкларының ялкынсынуы мәни бизе һәм күкәй өстәлмәсе ялкынсынуы белән бергә күзәтелә. Хатын-кызлар гонореясы сальпингит (аналык көпшәсенең йомылуына китерә торган авыру) һәм бавырны каплаган карындык ялкынсынуы (перигепатит) кебек катлаулануларга китерә ала.

Ниндидер сәбәп аркасында вакытында дәва чаралары күрелмәсә, авыру дәвамлы формага әйләнергә һәм алга таба кабатланып торып, авыруның сәламәтлеген какшату өстенә, җенси партнерларга йогарга мөмкин. Җенси партнерларның бергә тикшерелүе генә яхшы нәтиҗә бирә.

Дәвалау өчен антибиотиклар кулланыла. Авыруны табиблар дәваларга тиеш. Үз белдеклек белән дәвалансаң, организмда гонококклар калып, авыру дәвамлы формага күчәргә мөмкин. Дәвалану процессы беткәч, бер атнадан организмда гонококк барлыгы-юклыгын тикшерәләр. Дәвалау тәмам булганнан соң да, авыруның табиб күзәтүе астында торуы зарур.

Искәрмәләр үзгәртү