Гонкур премиясе (фр. Prix Goncourt) — иң яхшы роман өчен бирелә торган абруйлы Франция әдәби премиясе. Бертуган Гонкурлар хөрмәтенә аталган. Гонкур академисе әгъзаларының тавыш бирүе нәтиҗәсендә бирелә. 1903 елдан бирле ел саен тапшырыла. Аның күләме кечкенә (10 евро), ләкин премия иясе булу — зур дәрәҗә булып санала, җиңгән роман җыемын арттыра. Премия алган автор француз әдәбиятының алдынгы сафларына чыгарыла.

Жүл де Гонкур

Гонкур академисенә исә Франциянең иң мәшһүр 10 әдибе керә. Һәр әгъзаның бары тик 1 тавыш хокукы бар. Академия президенты исә 2 тавыш хокукына ия.

Гонкур премиясе кеше гомерендә бер тапкыр гына тапшырыла ала. Әлеге кагыйдәдән чыгарылма бар — язучы Ромен Гарига премияне 1956 елда тапшырганнар, 19 елдан соң ул Эмиль Ажар тәхәллүсе [1] астында аңа кабат ирешә. Хакыйкать премияне тапшырганнан соң гына ачыклана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тәхәллүс - монда: псевдоним

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук кара үзгәртү