Гомәр Усманов

Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе

Усманов Гомәр Исмәгыйль улы — Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе. ТАССР Министрлар советы рәисе (1966-82), КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1982-89), КПСС ҮК секретаре (1989-90).

Гомәр Усманов
КПСС ҮК секретаре
Вазыйфада
1989 ел – 1990 ел
КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре
Вазыйфада
1982 ел – 1989 ел
Аңа кадәр Фикрәт Табиев
Дәвамчысы Рево Һидиятуллин
ТАССР Министрлар советы рәисе
Вазыйфада
1966 ел – 1982 ел
Аңа кадәр Габделхак Әбдерәзәков
Дәвамчысы Илдус Садыйков
Туган 16 март 1932(1932-03-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай
Үлгән 24 февраль 2015(2015-02-24) (82 яшь)
Казан, ТР, РФ
Белем Казан авыл хуҗалыгы институты

Тормыш юлы үзгәртү

Гомәр Усманов 1932 елның 16 мартында Чистай шәһәрендә туган. Әтисе Чистай суднолар ремонтлау заводында эшләгән, әнисе өйдә балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнгән.

Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын, 1961 елда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1950-1953 елларда Биектау районы Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укыта. Аннары ВЛКСМның Биектау район комитеты секретаре итеп сайлана. 1954-1956 елларда Чистайда үзе укып чыккан техникумда инструктор-укытучы булып эшли. 1956 елда КПССның Чистай шәһәр комитетына партия эшенә күчерәләр: биредә кыска гына вакыт эчендә лектор, секретарь, икенче секретарь, беренче секретарь юлын үтә. 1962 елда Чаллыга авыл хуҗалыгы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе башлыгы итеп күчерелә. 1965 елда КПССның Буа район комитеты беренче секретаре итеп сайлана [1]. 1966 елдан (34 яшендә) 1982 елга кадәр Татарстан хөкүмәтен җитәкли (ТАССР Министрлар советы рәисе). КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1982 - 1989) вазыйфасын үтәде. 1989-1990 елларда ул КПСС ҮК секретаре, 1989-1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булды.

Гомәр Усманов җитәкләгән елларда Татарстанда актив рәвештә нефть эшкәртү, автомобиль сәнәгате үсеш алды.

1989 елның 20 сентябрендә аны КПСС Үзәк комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1990 ел­дан — пенсиядә.

Гомәр Усманов 2015 елның 24 февралендә 83 нче яшендә вафат булды.

 
КПССның ҮК секретаре таныклыгы

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

2007 елны Усмановка, 75 яшь тулу уңаеннан, Татарстанның иң югары бүләген — "Татарстан республикасы алдында казанышлар өчен" ордены тапшырылган.

2012 елда республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм 80 яшь тулу уңаеннан Татарстанның “Фидакәр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Дамирә Һади кызы

  • улы Фәрит, табиб-неврапотолог, кызы Светлана, КДУ доценты-математик, оныклары Марат, Айрат[2].

Хәтер үзгәртү

Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 22 февралендәге 456 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Гомәр Усманов исеме бирелгән, шул ук органның 2017 елның 1 мартындагы 536 санлы карары Николай Ершов урамындагы исемсез скверга Усманов исеме бирелгән.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әгъзам Фәйзрахманов. Сәләтле җитәкче иде. Татарстан яшьләре, 30.06.2022, 6нчы бит
  2. Г.И. Усманов белән әңгәмә. «Республика Татарстан» 2019 елның 21 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  3. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-07-08, retrieved 2017-05-15 

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү