Гозәир Хаҗибәков

композитор, азәрбайҗан заманча һөнәри музыка сәнгатенә һәм милли опера сәнгатенә нигез салучы

Гозәир Хаҗибәков, Гозәир Хаҗибәйле, Гозәир Абдул-Хөсәен улы Хаҗибәков, әзери. اوزئییر حاجیبَیاوو, Üzeyir Hacıbəyov (1885 елның 6 (18) сентябре, Елисаветполь губернасы, Шуша өязе, Агҗабәди — 1948 елның 23 ноябре, Бакы) — композитор, азәрбайҗан заманча һөнәри музыка сәнгатенә һәм милли опера сәнгатенә нигез салучы. Азәрбайҗан ССР (1937) һәм ССРБ (1938) халык артисты. Азәрбайҗан ССР ФА академигы (1945). Бакы консерваториясе ректоры (1928-1929, 1939-1948). Азәрбайҗан ССР композиторлар берлеге рәисе (1938-1948).

Гозәир Хаҗибәков
әзери. اوزئییر حاجیبَیاوو, Üzeyir Hacıbəyov

Г.А-Х. Хаҗибәков (1885-1948)
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Гозәир Абдул-Хөсәен улы Хаҗибәков

Туу көне

18 сентябрь 1885(1885-09-18)

Туу урыны

Елисаветполь губернасы Шуша өязе

Үлү көне

23 ноябрь 1948(1948-11-23) (63 яшь)

Үлү урыны

Бакы

Җирләнгән:

Шәрәфле каберләр аллеясе[d]

Эшчәнлек еллары

1909-1948

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Һөнәрләр

композитор, ректор

Жанрлар

классика, мөгам

Коллективлар

Бакы консерваториясе

Хезмәттәшлек

АзССР Сәнгать институты

Бүләкләр

Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыССРБ халык артисты— 1956 Сталин премиясе — 1941Сталин премиясе — 1946

http://www.hajibeyov.com/
Милләт

азәрбәйҗан төркие

IMDb

ID 0354495

Култамга
Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Г. Хаҗибәков. 1913

1885 елның 6 (18) сентябрендә Елисаветполь губернасы Шуша өязе Агҗабәди бистәсендә авыл писере гаиләсендә туган. Мәдрәсә һәм икееллык рус-татар мәктәбен тәмамлагач, Гори шәһәрендә Кавказ арты укытучылар семинариясендә укый. Бакыда мәктәптә укыта, «Хәят» газетасында тәрҗемәче була. 1911 елда Мәскәүгә барып, Мәскәү филармония җәмгыяте каршындагы шәхси музыка курсларында белем ала. Бер елдан, дусты өлкән Мөслим Магомаев биргән акчага Петербургка күчеп, Петербург консерваториясендә (1914) белем ала. 1914-1918 елларда «Йени игбал» газетасының мөхәррире һәм хуҗасы була.

Иҗаты үзгәртү

  1909 елларда, Кавказ татарларында театр уеннары ныгып җиткән дип санарга кирәк. Алар шушы елларда инде опера дәверенә күчә башлыйлар. Госманлы төрекләрендә Хаҗиян фамилияле бер әрмән язучысының «Ләбләбче Хурхур» һәм «Күсәкһия» диелгән ике операсыннан башка бер нәрсәләре дә булмаган бер вакытта, 1908 елда Бакыда композитор Г. Хаҗибәков «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрхад вә Ширин», «Кәрәм илә Асли» әсәрләрен музыкага салып, оперетталар һәм опералар мәйданга куя. 1910 елда «Рөстәм вә Сөһраб» операсын язып чыгара. Шулар чыкканнан соң, аерым опера труппасы төзелә һәм Бакыда уйный башлый[1]
Кәрим Сәгыйдь
 

Көнчыгыш һәм Европа музыка стильләрен яраклаштырып язган 7 опера һәм 3 оперетта авторы:

Гимн авторы үзгәртү

 
«Рус-татар һәм татар-рус сүзлеге» 1907

Мәгърифәткә керткән хезмәте үзгәртү

 
Хатыны Мәликә Терегулова белән. 1910

Гозәир Хаҗибәков композитор гына түгел, сүзлекләр, фәнни җыентыклар һәм мәкаләләр авторы да. Газеталарда сатирик мәкаләләр дә урнаштыра.

  • 1907 елда «Рус-татар һәм Татар-рус сәясәт, хокук, икътисад һәм хәрби атамалар сүзлеге», 1908 елда «Арифметика мәсьәләләре» нәшер ителә.
  • Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте чорында көндәлек «Азәрбайҗан» газетасының баш мөхәррире. 1918 елның 29 октябрендә әлеге газетада беренче мәкаләсе дөнья күрә.
  • 1945 елда «Азәрбайҗан халык музыкасы нигезләре» исемле гыйльми хезмәте басыла. Әлеге хезмәт башка телләргә дә тәрҗемә ителә.
  • Югары музыка училищесы — Азәрбайҗан дәүләт консерваториясен (Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы музыка академиясе) оештыруда башлап йөри, проректоры (1926), озак еллар ректоры булып тора.
  • 1927 елда, өлкән Мөслим Магомаев белән берлектә, азәрбайҗан халык җырларын җыйнап, ноталарга салып бастыра.
  • 1936 елда Бакы филармониясе каршында Азәрбайҗан дәүләт хорын оештыруда катнаша.
  • Шәкертләре арасында — Бәдәлбәйли Әфрасияб, Сәид Рөстәмов, Асаф Зәйналлы, Шәмси Бәдәлбәйли, Ниязи, Җәүдәт Хаҗиев, Тәүфыйкъ Кулиев, Кара Караев, Җангир Җангиров, Фикрәт Әмиров, Шәфига Ахундова һ.б.
  • 1928-1929, 1939-1948 елларда Азәрбайҗан дәүләт консерваториясе ректоры, профессоры.
  • 1945 елның сентябреннән Азәрбайҗан ССР ФА Сәнгать институты ректоры.
  • 1938-1948 елларда Азәрбайҗан ССР композиторлар берлеге рәисе.
  • Азәрбайҗан ССР фәннәр академиясе оешкан көннән (1945 елдан) аның хакыйкый әгъзасы.
  • ССРБ Югары шурасына ике чакырылышта депутат булып сайлана (1937, 1941).

Гаиләсе үзгәртү

 
Г. Хаҗибәков. 1945
  • Хатыны Мәликә Терегулова, атаклы татар асылзатлары Терегуловлар нәселеннән. 1909 елның 20 декабрендә өйләнешәләр. Балалары булмаган. Мәдинәнең кыз туганы Бәйдигөлҗамал өлкән Мөслим Магомаевка (1885-1937) кияүгә чыга. Икенче кыз туганы (Хөсни) Гамзат Хәлиловта кияүдә була[2]. Өченче кыз туганы Гаделгәрәй Ахундовта (М.Ф. Ахундов бертуганы оныгының олы улы) кияүдә [3].
  • Туганнары: апалары Сәйяд (1872-1954), Хәят (1880-1951), абыйсы Зөлфәкар (1884-1950), композитор, энесе Җәйхун Хаҗибәков (1891-1962), композитор.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Г. Хаҗибәков Азәрбайҗан маркасында

Хәтер үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. К. Сәгыйдь. Әзәрбайҗан һәм Кырым театрлары. Китапта: Татар театры (1906-1926). Казан, 1926
  2. Юга.ру сайтында(үле сылтама)
  3. «Вести Кавказа» сайтында