Годовиков урамы (Казан)

Годовиков урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Годовиков урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан, Казанның Авиатөзелеш районы һәм Карабай
Озынлык 1160 метр
Почта индексы 420098 һәм 420127
Карта
 Годовиков урамы Викиҗыентыкта

Олег Кошевой урамыннан алып Академик Павлов урамына кадәр көньякка таба бара. Олег Кошевой, Побежимов, Трамвай, Максимов, Яшьләр, Симонов һәм Академик Павлов урамнары белән кисешә.

Тарих үзгәртү

Урам моторчы һәм авиация механигы, «челюскинецларны» коткару экспедициясендә катнашучы Николай Николаевич Годовиков хөрмәтенә аталган (1893 — 1937), Советлар Берлеге каһарманы С. А Леваневский командованиесе астында экипаж составында Мәскәүдән Төньяк котып аша Фэрбанкска (АКШ) очканда хәбәрсез югалган[1][2].

Н. Н. Годовиков экипажда ике очу бортмеханикларның берсе иде.

Годовиков урамы белән Побежимов урамы кисешә, ул Побежимов (1897 — 1937) — Леваневский командованиесе астында икенче экипаж бортмеханикы, хөрмәтенә аталган.

Заманча үзгәртү

Урамның гомуми озынлыгы 1160 метр тәшкил итә[3].

Годовиков урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 1 а, 4 (1973 года постройки)[4], 6 (1974 елда төзелгән)[5], 7 к. 2, 8 а, 9, 11, 12, 14 (1972 елда төзелгән)[6], 14 а, 15 (1980 елда төзелгән)[7], 16 (1986 елда төзелгән)[8], 17, 19, 21, 23, 25, 26, 27, 28, 29, 30, 32, 38, 38 а, 42, 44, 45, 50, 54, 58, 61, 67, 73 һәм 81[3].

Объектлар үзгәртү

Годовиков, Побежимов, Лиза Чайкина һәм Олег Кошевой урамнары арасында 2009 — 2010 елларда төзелгән «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе урнашкан[9]

Годовиков урамы, 1А йорт адресы буенча С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының Санаторий-профилакторие урнашкан[10].

Годовиков урамы, 8 йорт адресы буенча «Соматик авырулары булган балалар өчен озынайтылган уку көне белән 168 нче номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ урнашкан, ул 1995 елда барлыкка килгән[11].

Годовиков урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан торак йортта «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм үзәге, шулай ук «Кам4атка» риск төркеме балалары һәм яшүсмерләре өчен көндезге тору үзәге урнашканнар. 16 йортта «Яшьлек» яшүсмерләр клубы урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү