Глоба́ль җылынуҖир атмосферасының һәм Дөнья океанының уртача еллык температурасының XX һәм XXI гасырларда әкренләп күтәрелү процессы.

Глобаль җылыну
Сурәт
Кайда өйрәнелә климатология[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган ipcc.ch(ингл.)(фр.)(кыт.)(исп.)(рус.)(гар.)
Пиктограмма
Способствовавшим фактором является угольная электростанция[d]
Обрабатывается, смягчается или управляется адаптация к глобальному изменению климата[d][1]
Схематик иллюстрациясе
Һавадан күренеш
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/global_warming[2]
Моңа өлешчә туры килә global climate change[d]
Моның каршысы глобаль суыну[d]
 Глобаль җылыну Викиҗыентыкта
Җир өслегенең уртача температуралары HadCRUT3 [3]
Җир өслегенең уртача температуралары HadCRUT3 [3]

XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 1, Россия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган. Углекислый газ хасил иткән «парник эффекты» Җирдәге климатка тискәре йогынты ясый.

Төрле фаразлар буенча алдагы 50 елда температура шкаласы тагы 1-3 градуска югарырак үрмәләячәк әле. Ә бит дөньяда климат 1-2 градуска гына тайпылса да, бөтен экосистема үзгәрә дигән сүз. Фаразлар чынга ашып һава торышы тагы да җылынса, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур афәт киләчәк. Мәсәлән, Көньяк Уралда нарат урманнарының чиге урнашкан. Галимнәр тикшеренүе күрсәтүенчә, соңгы 5 елда наратлык катастрофик рәвештә юкка чыгып бара, чөнки яшь үсентеләр җылы һавада үсә алмый. Төньяк полюс бозлары да елдан-ел ныграк эри. Инде 1996 елда Антарктидадан 3 мең м³ мәйданлык боз кителеп төшкән иде. 2002-2005 ел эчендә боз эрүдән дөнья океаны суы 1,5 ммга арткан.

Глобаль җылыну сәбәпләре үзгәртү

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәзер урманнар дөнья күләмендә ярлылана һәм бетү куркынычы астында калды. Урманнар исәбенә авыл хуҗалыгы кырлары киңәйтелә, урманнарны вәхшиләрчә кисү дәвам итә. Тропик урманнарның ярлылануы аеруча борчу тудыра, аларның юкка чыгуының уртача еллык проценты барлык урман мәйданының 1% ын тәшкил итә.

Урманнарның бетә баруы тропикка гына хас түгел. 1980 – 1990 елларда урманнар 16,8 млн га/ел тизлек белән юк ителгән. Атмосфера, сулар һәм туфракның пычрануы аркасында, Европа һәм Төньяк Америка урманнарының массакүләм авыруы һәләкәте башланды. Интенсив кисү аркасында, Үзәк Россиянең ылыслы урманнары гамәлдә бетерелде. Себер, Ерак Көнчыгыш урманнарының аеруча әһәмиятле һәм техника үтеп керү өчен уңайлы массивлары юк ителә. Урманнарны бетерү климат шартлары, су режимы, туфракларның торышы үзгәрүгә китерә.

Атмосфераны пычратучы төп сәбәпләр – казылма ягулык яндыру һәм металлургия җитештерүе. автомобил һәм завод торбаларыннан чыккан төтен аркасында атмосфера ел саен 35 млрд тонна углекислый газ белән зарарлана. XVIII гасыр белән чагыштырганда бу газ концентрациясе — 50%, ә метан 149% арткан. Бу артуларның яртысы 1965 елдан соңгы чорга туры килә. Совет чоры белән чагыштырганда ил икътисады түбәнәюенә карамастан, Россия атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме буенча өченче урында тора (2 млрд тонна). Атмосфераны иң нык пычратучы илләр — АКШ (елына 7 млрд тонна) һәм Кытай (5 млрд тонна).

Парник газлары үзгәртү

 
1800 елдан алып 2007гә кадәр казылма ягулыкларны яндыру сәбәпле атмосферага кергән күмер тудыргычның күләме, миллиард тоннада.

Парник эффектын 1824 елда Жозеф Фурье ача. Аны саннарга таянып Сванте Аррениус 1896 елда беренче тикшерә. Ул процесс вакытында атмосфера газларының Кояшның инфракызыл нурланышын йоту һәм чыгаруы атмосфераның һәм планета өстенең җылынуын китереп чыгара. Углекислый газ пыяла кебек билгеләргә ия — һавада тупланып кояш нурларын планетага кертә, ә җирдәге җылыны кире космоска чыгармыйча тоткарлый. Шуңа күрә җир җылына, дип фаразлана.

Җирдә төп парниклы газлар булып торалар: су пары (ул парник тәэсиренең 36-70 % өчен җаваплы, болытларны исәпләмичә), күмер тудыргыч диоксиды (углекислый газ, CO2) (9-26 %), метан (CH4) (4-9 %) һәм озон (3-7 %). Атмосферадагы CO2 һәм CH4 концентрациясе XVIII гасыр уртасында сәнәгый инкыйлаб башланганнан бирле 50 % һәм 149 %-ка артты. Кайбер тикшеренүләргә күрә, концентрациянең шундый кимәленә соңгы 650 мең ел эчендә беренче тапкыр ирешелде (поляр бозлыклардан алынган үрнәкләр бу вакыт эчендәге мәгълүмат бирә ала).

Кешенең хуҗалык эшләре белән килеп чыга торган парниклы газларның яртысы атмосферада кала бирә. 20 ел эчендә атмосферага антропоген чыгышлы күмер тудыргыч диоксидының өчтән дүрт өлеше нефть, табигый газ һәм ташкүмер яндыру сәбәпле ташланган. Антропоген чыгышлы күмер тудыргыч диоксидының яртысы җирдәге үсемлекләр һәм океан тарафыннан бәйләнә. Җылы диңгезләрдә углекислотаны планктон һәм коралл (мәрҗән) утраулары, ә сазлыкта торф үзләштерә. Хәзер исә бик күп сазлыкларны киптереп бетерделәр, тропик урманнарны кисәләр, коралл һәм планктон Дөнья океаны пычрану нәтиҗәсендә күпләп һәлак ителә. Урманнарның зур тизлек белән киселүе сәбәпле, CO2 ташлануының ел саен күбрәк өлеше бәйләнмичә кала[4].

Кояш активлыгы һәм космик нурланыш та климат җылынуына тәэсир итә. Әмма һавадагы углекислый газ концентрациясе башка факторларга караганда күпкә көчлерәк йогынты ясый. Глобаль җылынуның 90% кеше аркасында", дип саный Оксфорд университетының тирә-як үзгәрүне өйрәнүче төп белгече Ядвиндер Мали.[5]

19 гасырда һәм 20 гасыр башында ташкүмер һәм сыек ягулык яну продуктлары тирәлеккә эләгеп, җирнең үсемлек капламы тарафыннан ассимиләцияләнеп беткән булса, хәзер исә яну продуктларының зарары тагында зарарлырак һәм аның күләме артканнан арта бара. Мичләрдән, автомобил двигателеннән чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр һавага эләгә. Алар арасында үтә начары күкерт ангидриды.

Ул хлорофиллны тарката, серкә бөртегенең үсүен туктата, ылысларны корыта. Һавада углекислый газның күләме елдан-ел арта һәм соңгы 100 ел эчендә 10% ка зурайды. Углекислый газ җылылыкның космик киңлеккә нурланышын тоткарлый һәм «парник эффекты» хасил итә.[6]

Табигатьтәге үзгәрешләр үзгәртү

Росгидромет мәгълүматлары буенча, 1976-2006 елларда Россия җирендә еллык явым-төшем күләме дә арткан (һәр дистә елга 7,2 мм). Ләкин явымнар һәр төбәк өчен үзенчәлекле. Әйтик, Көнбатыш Себердә, Көнчыгыш Себернең төньяк-көнчыгышында, Ерак Көнчыгышта һәм Россиянең Европа өлешендә язгы явым-төшемнең күбәюе (бер дистә елга 16,8 мм) һәм кышкы чорда Себернең төньяк-көнчыгышында, шул исәптән Магадан өлкәсендә, Хабарау краеның төньягында, Чукотканың көнчыгышында явымнарның азаюы аеруча нык сизелгән.

 
1970 елдан башлап тау бозлыклары калынлыгы үзгәрү картасы. Юкару очраклары кызыл-сары төсләрдә, калынаю – зәңгәр төсләрдә күрсәтелә.

Бозлыклар эрегән саен, океан кимәле күтәрелә, якын киләчәктә диңгез янында урнашкан өлкәләргә су астында калу куркынычы яный. Бу уңайдан Тын океан киңлекләрендәге утраулардан торучы Кирибати дәүләтенең язмышы гыйбрәтле. Аның территориясе инде бүген үк елдан-ел кими бара. Бу хәл Җир климатының җылынуы һәм шуның аркасында океан суының артуы белән аңлатыла. Соңгы елларда Кирибати дәүләте урнашкан 32 утрау юкка чыккан. Хәзер андагы халыкның барысы да диярлек (113 мең кеше) нигездә иң зур утрау саналучы Таравага күченгәннәр. Инде аңа да куркыныч яный. Шул уңайдан ил хакимияте күршедәге Фиджи дәүләте җитәкчеләренә 2 мең гектар җир сорап мөрәҗәгать иткән.[7]

Бозлыклар эрү һәм глобаль җылыну нәтиҗәсендә, Кытай һәм Һиндстанны эчә торган су белән тәэмин итү проблемасы яный. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) вәкилләре шундый белдерү белән чыктылар. Тикшеренүчеләр хәбәр итүенчә, Һималай тауларындагы бозлыклар бер елда 10-15 метр тирәнлектә эри икән.

Һималай бозлыклары Азия халкы өчен төче су запасы булып тора. Азиянең зур елгалары – Янцзы, Хуанхэ, Ганг, Һинд һәм башка елгаларның чишмә башы шушы төбәктә. Бозлыклар шундый тизлектә эрүен дәвам итсә, көчле су басулар башланачак, ә берничә дистә елдан соң халык эчә торган суга интегә башлаячак, дип раслый галимнәр.[8]

Климат үзгәрүе ни белән яный? үзгәртү

Океан биеклегеннән астарак яки бертигез урнашкан илләр су төбендә калачак. Якынча исәпләүләр чынга ашса, 46 млн кеше җирсез торып калуы мөмкин. Шторм, давыл кебек афәтләр дә көчәячәк. Ләкин күп галимнәр фикеренчә, Россиягә (шулай ук Канада, Швеция, Финляндия һәм Скандинавия илләре) глобаль җылыну иң аз югалтулар, хәтта яхшы якка үзгәрүләр китерәчәк. Беренче чиратта, бу авыл хуҗалыгы культуралары уңышы арту белән бәйле. Бигрәк тә икътисадчылар, оптимистлар уйлавынча, төньяктагы мәңгелек туң яраксыз җирләр уңдырышлыга әвереләчәк.

Башка кәсафәтләр дә бихисап булачак. Шуларның берсе — климат җылынуы аркасында төрле йогышлы чирләр таралу. Климат җылырак булган саен, явым-төшем күбрәк була, шуңа күрә төрле сазлыклар, күлләвекләр мәйданы артачак. Бу үз чиратында малярия һәм башка куркыныч чирләр таратучы бөҗәкләрнең үрчүенә сәбәп. Дөнья температурасының күтәрелүе безнең илгә климат мигрантларын алып килүе мөмкин. Туң Себер җирләре аша бик күп газ һәм нефть торбалары үтә. әгәр дә ул җир эри башласа, сәнәгатькә генә зыян килеп калмыйча, зур экологик проблемалар булуы да мөмкин. Бу фаразлар климат 2,5 градуска гына күтәрелсә тормышка ашачак.

Россиянең зур өлешен биләгән мәңгелек туң катламы юкка чыгу куркынычы янамый, чөнки аның тирәнлеге 300-600 метрга җитә. Әмма өске өлеш (1-2 метр) эрү йортларның, торбаүткәргечләрнең нигезен какшатырга җитәрлек.[9]

Киото беркетмәсе үзгәртү

XIX гасыр уртасында галимнәр углекислый газның һ.б. газларның концентрациясе артып китү планетаның җылылык балансына үзгәрешләр кертергә мөмкин булуы турында сүз алып бара башладылар. Әлеге проблема ХХ гасырда – сәнәгать һәм транспорт кызу темплар белән үсә башлагач актуальләште. Завод мичләрендә һәм автомобил двигательләрендә әче тудыргыч көннән-көн күбрәк яну аркасында, углекислый газ аерылып чыгу да, табигый, үсте. 1985 елда   Бөтендөнья метеорология оешмасы сессиясе вәкилләре фән-техника прогрессы җәелә барган саен, планетада парник эффекты, ягъни планетаның җылынуы куркыныч төс ала, дип белдерделәр. Алар әйтүенчә, парник эффекты Антарктида һәм Арктика бозларын эретәчәк, нәтиҗәдә Дөнья океаны күтәреләчәк һәм планетаның күпчелек коры җире су астында калачак. Явым-төшемнәр күбәячәк. Яңгырлар океан суы килеп җитә алмаган шәһәрләрне дә җир йөзеннән юачак.

Кешелек дөньясын «кызу кабудан» саклап калу өчен, 1997 елның декабрендә   БМО   Японияның   Киото шәһәрендә дөнья җәмәгатьчелеге атмосферага углекислый газ чыгаруны чикләүче килешү — Киото беркетмәсе әзерләде. Аңа ярашлы һәрбер ил атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә тиеш. 2007 елда БМОның махсус төркеме җир шарында температура кризис чигенә җитеп бара, дип җылынуга каршы ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Бөтендөнья күләмендә атмосферага чыгарыла торган "парник газлары"ның 45 процентын   АКШ завод-фабрикалары җитештерә, алар ягулыкның 40 процентын файдалана, ил халкы исә дөнья халкының 5 процентына да җитми. Зыянлы газларның 35 процентын   Аурупа Берлегенә кергән дәүләтләр тарата, аларда дөнья халкының 15 проценты яши.[10]

Киото килешүен төрле илләр төрлечә кабул итте. Глобаль җылынуның нәтиҗәләрен күз уңында тотып, Киото протоколына елдан-ел күбрәк илләр кушыла, ел саен диярлек БМО тарафыннан халыкара саммитлар уза. Дөньяда икътисади яктан иң куәтле АКШ президенты Клинтон аңа кул куйган булса, Дж.Бушның (кечесенең) хакимияткә килгәннән соң иң беренче эше Киото килешүеннән чыгу булды. АКШ һаман да бу килешүгә кул куймый. Чөнки ул аның сәнәгать һәм транспорт үсешен чикләячәк. Сәнәгате 90 нчы еллар реформалары вакытында җимерелеп беткән   Россия Федерациясе дә, күп уйлаганнан соң, Киото килешүенә кул куйды.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.worldwildlife.org/stories/what-s-the-difference-between-climate-change-mitigation-and-adaptation
  2. https://thenextweb.com/vocabulary/global-warming/
  3. Brohan, P.; J. J. Kennedy, I. Harris, S. F. B. Tett, P. D. Jones (2006-06-24). «Uncertainty estimates in regional and global observed temperature changes: A new data set from 1850». Journal of Geophysical Research 111 (D12): D12106. DOI:10.1029/2005JD006548. ISSN 0148-0227. Проверено 2012-12-24. 2012 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
  4. Climate Change 2001: The Scientific Basis 2004 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган. UNEP/GRID-Arendal
  5. Глобаль җылыну яныймы?, archived from the original on 2013-06-02, retrieved 2013-03-24 
  6. Тереклеккә куркыныч яный... 17.04.2012 Автор: Шарифуллин Нафис Насимович(үле сылтама)
  7. Җиһанны туфан җиңәрме? (Куркыту өчен түгел) / Андрей СИДОРЕНКО / – № 40 (11128), 25 март, 2008
  8. Планетаны нәрсә көтә: җылынумы яки бозлык чорымы?, archived from the original on 2016-03-11, retrieved 2013-03-25 
  9. Климатка тәэсир итеп була... – № 69 (11548), 9 декабрь, 2010, archived from the original on 2015-09-29, retrieved 2013-03-25 
  10. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Климат үзгәрә не указан текст

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Хисап вә нотыклар үзгәртү

Китап вә мәкаләләр үзгәртү

Халыкара килешүләр үзгәртү

Башкалары үзгәртү