Глазов (Кала, рус. Глазов, удм. Глаз, Глазкар) — Удмуртиянең төньягында урнашкан шәһәр, Глазов районының административ үзәге.

Глазов
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Удмуртия
Координатлар 58°8'тн, 52°39'кнч
Эчке бүленеш юк
Башлык Александр Вершинин
Нигезләнгән 1780
Беренче телгә алу 1678
Мәйдан 69 км²
Халык саны 95 835 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 34141
почта индекслары 427620 - 427649
Рәсми сайт glazov-gov.ru

Халык саны — 95 835 кеше (2010)[1].

География үзгәртү

Глазов Чүпченең сул ярында, Ижаудан 180 километрдан көнчыгышка таба урнаша.

Шәһәрнең мәйданы — 6916 га (69 км²).

Климат үзгәртү

Глазова климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,0 5,6 9,2 25,3 30,4 34,2 37,8 37,1 32,7 20,9 9,6 3,2 37,8
Уртача максимум, °C −10 −9 −1 7 16 21 24 20 14 5 −4 −9 6
Уртача температура, °C −13,5 −12,1 −5,4 3,7 11,6 17 18,7 15,6 9,8 2,5 −5,6 −10,3 2,7
Уртача минимум, °C −16 −16 −10 −2 5 10 12 10 6 0 −8 −14 −2
Абсолют минимум, °C −46,3 −39,5 −33,2 −24 −8,8 −2,5 2,3 −0,2 −7,3 −24,2 −35,3 −46,8 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 18,3 13,7 13,3 14,1 21,4 45,4 44,8 35,0 32,1 36,5 24,9 17,3 316,8
Чыганак: weather.msn.com

Тарих үзгәртү

 
Глазов, Ирек мәйданы

Глазово авылы беренче тапкыр 1678 елда телгә алына.

1780 елда Екатерина II указы буенча, 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла; Глазово авылы Глазов өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1796—1818 елларда шәһәрнең башлыгы Пётр Фёдор улы Чайковский (Петр Илья улы Чайковскийның бабасы) булган.

1879 елда Владимир Короленко Глазов шәһәренә сөргенгә җибәрелгән.

1898 елда Глазов аша Себер аша магистрале узган.

1921 елның гыйнвар—июньдә Глазов Вәтәк автономияле өлкәсенең башкаласы булган.

Бөек Ватан сугышы вакытында Глазовка Ленинградтан тәмәке фабрикасы, 2нче Ленинград пехота училищесы, 544 номерлы патрон заводы эавкуацияләнәләр. Сугыштан соңгы елларда патрон заводы нигезендә уран җитештерү предприятиесы төзелә (киләчәктә — Чүпче механика заводы).

Мәгариф үзгәртү

  • В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогик институты
  • Глазов инженер-экономка институты (Ижау дәүләт техник университетының филиалы)
  • УдДУның хокук, иҗтимагый идарә итү һәм иминлек институтының Глазовта филиалы
  • Глазов техник колледжы
  • Россия мәгариф академиясе университетының Глазовта филиалы

Шулай ук шәһәрдә медицина училищесы, техниум, 3 профессиональ-техник училищесы, 18 мәктәп, 3 гимназия, 1 лицей, сәнгать һәм музыкаль мәктәпләр бар.

Икътисад үзгәртү

Транспорт үзгәртү

Глазов аша Горький тимер юлның тармагы уза, Глазов — Ижау трассасы Ижауга һәм Пермьгә чыгуны таэмин итә.

Шәһәр эчендә унөч автобус маршрут эшли.

Сәнәгать үзгәртү

 
Чүпче механика заводы идарәсе

Шәһәрнең төп предприятиеләр:

  • Чүпче механика заводы
  • ААҖ «Глазовский завод „Металлист“»
  • ОАО «Глазовский» ликёр-аракы заводы

һ.б.

Шәһәрдә туганнар үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-03