Гитанас Науседа

Литва президенты

Гита́нас Наусе́да (литв. Gitanas Nausėda; 1964 елның 19 мае, СССР, Литва ССР, Клайпеда) — Литва дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 12 июленнән Литва байрагы Литва Республикасы президенты.

Гитанас Науседа
Литва президенты
Вазыйфага керешкән
2019 елның 12 июле
Премьер-министр Саулюс Сквернялис
Ингрида Шимоните
Аңа кадәр Даля Грибаускайте
Шәхси мәгълүмат
Туган 19 май 1964(1964-05-19) (59 яшь)
СССР, Литва ССР, Клайпеда
Сәяси фирка бәйсез
Җефет Diana Nausėdienė[d]
Белем Вильнюс университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 19 маенда Клайпеда шәһәрендә туган. Әтисе Антанас Науседа (1929), инженер, Клайпеда целлюлоза-кәгазь комбинаты баш энергетигы; әнисе Стасе Науседене (1932—2014), физика-математика укытучысы. Кыз туганы Вилия Науседайте (1959), икътисадчы.

1970—1981 елларда Клайпеданың 5нче санлы урта мәктәбендә укыган. 1971 елдан башлап Клайпеда музыка мәктәбендә шөгыльләнә («Gintarėlis» малайлар хорында җырлый).

1982—1987 елларда — Вильнюс университетының(ингл.) сәнәгать икътисады факультетында укый.

1987—1989 елларда — икътисад факультеты аспиранты (җитәкчесе — профессор Владас Астраускас). 1987—2004 елларда — Вильнюс университетының икътисад факультеты укытучысы.

1990—1992 елларда — DAAD программасы буенча Алманиянең Мангейм университетында(ингл.) практика уза.

1992—1993 елларда — Икътисад һәм хосусыйлаштыру институтының өлкән фәнни хезмәткәре. 1993 елда «Инфляция һәм стагфляция шартларында салым сәясәте юнәлешләре (Литва мисалында)» темасына иҗтимагый фәннәр буенча докторлык диссертациясен яклап, социаль фәннәр өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен ала[1].

1993—1994 елларда — Бәяләр һәм конкуренция буенча дәүләт идарәсендә финанс базары бүлеге башлыгы, «Lietuvos rytas» («Литва иртәсе») гомуммилли газетасы өчен икътисади колонка алып баручы. 1994 елда Бундестагта (Бонн) стажировка уза.

1994—1996 елларда — «Литва банкы»ның(ингл.) коммерция банкларын күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары.

1996—2000 елларда — «Литва банкы»ның Акчалата-кредит сәясәте департаменты директоры. 1998—2000 елларда — «Литва банкы» идарәсе әгъзасы[2][3]. 1998 елда Вашингтонда Бөтендөнья банкында стажировка үткән.

2000—2008 елларда — AB Vilniaus Bankas идарәсе рәисе киңәшчесе.

2004 елдан 2009 елга кадәр — Литва Президенты Валдас Адамкус(ингл.) киңәшчесе.

2009 елдан – Вильнюс университетының халыкара бизнес мәктәбе доценты.

2008—2018 елларда — «SEB Bankas» Президенты киңәшчесе, банкның баш икътисадчысы.

Туган теленнән тыш, инглиз, алман, рус телләрендә камил сөйләшә[4].

Сәяси карьера үзгәртү

2004 елда Литваның элеккеге президенты Валдас Адамкусның сайлау кампаниясен хуплый.

2018 елның 17 сентябрендә Гитанас Науседа 2019 елда узачак Литва президентын сайлауларда үзенең кандидатурасын куюы турында игълан итә[5].

2019 елгы Президент сайлауларының беренче турында, 30,95 % тавыш җыеп, икенче урынны ала. 2019 елның 26 маенда Президент сайлауларының икенче турында көндәше Ингрида Шимонитены җиңеп, 65,86 % тавыш җыя[6] һәм 2019 елның 12 июленнән президент вазифасын үтәүгә керешә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Диана Непайте-Науседене (1964), инженер-техник. Балалары: кызлары Гедайле, Угне[7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү