Гиппократ анты - табиб тәртибенең төп әдәп-әхлак принципларын чагылдыручы табиблар анты һәм табиб булырга җыенган һәркем кабул иткән гомуми кулланыла торган ант исеме.

Гиппократ анты
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Гиппократ
Төп тема clinical ethics[d] һәм медицинская этика[d]
Басма яки тәрҗемәләре The Oath[d] һәм Il Giuramento di Ippocrate[d]
Автор Гиппократ
Беренче юл Ὄμνυμι Ἀπόλλωνα ἰητρὸν καὶ Ἀσκληπιὸν καὶ Ὑγείαν καὶ
Файл с отсканированными данными
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы Hp. Jusj.[1]
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел БЭК IV гасыр
 Гиппократ анты Викиҗыентыкта

Борынгы Греция табибы, «медицинаның атасы» Гиппократ фикерләренә нигезләнгән.

Татарча Гиппократ анты

Аполлон, Асклепий табибы, Гигиея, Панакея һәм барлык тәңреләр исеменнән, аларны үземә шаһит итеп, үземнең көчемә һәм фикерләү сәләтемә таянып, түбәндәгеләрне үтәргә ант итәм һәм шуны язма рәвештә белдерәм: мине табиб сәнгатенә өйрәтүчене әти-әниемдәй үз итәргә, үземнең бар булганым белән бүлешергә һәм, кирәк була калса, аңа һәрчак булышырга, аның нәсел дәвамнарын үз туганнарым дип санарга, әгәр алар әлеге медицина: сәнгатен үзләштерергә теләсәләр, бу сәнгатьнең асылына аларны бернинди килешүләрсез ихластан өйрәтергә, уку дәверендәге тәкъдим-киңәшләрне, телдән дәресләрне һәм башка үгет-нәсихәтләрне, медицина канунына бәйле йөкләмәгә һәм антка туры китереп, бары тик үз улларыма, укытучымның улларына, укучыларыма җиткерергә. Мин, авыруларның хәл - әхвәлләрен яхшырту өчен, үземнең сәләт көчемә һәм белем дәрәҗәмә бәйле рәвештә, төрле авырлыклардан һәм гаделсезлекләрдән йолып калырга, аларга унайлырак шартлар тудырырга юнәлтермен. Мин үлемгә илтә торган чараларны беркемгә дә бирмәячәкмен, андый уйда торучыларга юл күрсәтмәячәкмен, нәкъ шулай ук баласын төшерергә теләүче бер хатын-кызга да ярдәм кулы сузмаячакмын. Үземнең көнкүрешемне һәм үз сәнгатемне пакь һәм гадел рәвештә тормышка ашырырмын. Мин бер очракта да таш авыруын кисеп алу юлы белән дәвалауга алынмаячакмын, моны бу эш белән махсус шөгыльләнүчеләргә тапшырырмын. Мин кайсы йортка гына керсәм дә, бигрәк тә ирекле һәм кол булган хатын-кызлар һәм ирләр белән ниндидер файданы, мәхәббәт куертуны күздә тотып түгел, ә авыруга ярдәм кулы сузар өчен керәм. Дәвалау барышында да, аннан тыш та, кешенең шәхси тормышына кагылышлы күренешләрне яки сүзләрне башкаларга кайчан да булса сөйләргә ярамый икән - әйтмим, мин мондый нәрсәләрне сер дип саклыйм. Миңа - антны тайпылышсыз үтәүчегә - бу ант тормышымда һәм сәнгатемдә бәхет китерәчәк һәм кешеләр күңелендә мәңгелек дан булып торачак; антны үтәмәүчегә һәм аңа хыянәт итүчегә шуның киресе булыр.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү