Гиннесс рекордлар китабы

Ги́ннесс рекордла́р китабы́ (ингл. The Guinness Book of Records) — ел саен чыга торган, үзенә кеше һәм табигать рекордларын җыйган китап. Беренче тапкыр 1955 елда ирланд «Гиннесс» ширкәте заказы буенча бастырылды.

Голивудта Гиннесс музее

Башта китап җитди белешмә китабы буларак чыкты, ләкин соңарак аңа төрле кызыклы һәм экстравагант фактлар да кертелә башлады. Беренче берничә ай өчендә 50 000 данә сатылды. 1956 елга сату күләме 5 миллион чиген узды. 2003 елда басма 100 млн. тиражын узды.

Бүгенге көндә басма 100дән артык илдә, 23тән артык телдә чыгарыла.

Китап рус телендә 1989 елда бастырылды. Басманың татар теленә тәрҗемәсе юк.



Сылтамалар үзгәртү