Герти Тереза Кори

Герти Тереза Кори, тумыштан Радниц (ингл. Gerty Theresa Cori, Герти Тереза Радниц-Кори, 15 август 1896 ел, Прага, Австро-Венгрия (хәзер Чехия) — 26 октябрь 1957 ел) — АКШ биохимигы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Цислейтания[d]
 Чехословакия
 Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем чех. Gerty Theresa Radnitz[1]
Туу датасы 15 август 1896(1896-08-15)[2][3][4][…]
Туу урыны Прага, Боһемия кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан[2][5][6]
Үлем датасы 26 октябрь 1957(1957-10-26)[2][3][4][…] (61 яшь)
Үлем урыны Глендейл (Миссури), Стоддард (округ, Миссури), Миссури, Америка Кушма Штатлары[7]
Сент-Луис, Миссури, Америка Кушма Штатлары[8]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе myelofibrosis[d] һәм бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге[2]
Ата Otto Radnitz[d]
Кардәш Charlotte Schrötter-Radnitz[d]
Ире яки хатыны Карл Фердинанд Кори
Һөнәр төре тереклек химиячесе, психолог, табиб, химик, физиолог, тикшеренүче
Эшчәнлек өлкәсе тереклек химиясе[2][1] һәм Медицина[1]
Эш урыны Сент-Луистагы Вашиңтон университеты[d][2]
Әлма-матер Карл-Фердинанд университеты[d][2] һәм медицинский факультет Университета Карла и Фердинанда[d][5]
Әгъзалык АКШ милли фәннәр академиясе[d][2][9], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Национальный научный совет[d][10][11] һәм Америка фәлсәфә җәмгыяте[d][12]
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган nasonline.org/publications/biographical-memoirs/memoir-pdfs/cori-gerty.pdf
 Герти Тереза Кори Викиҗыентыкта

Ире Карл Кори белән бергә «гликогенның каталитик әверелешен ачкан өчен» физиология һәм медицина буенча 1947 елгы Нобель премиясе лауреаты була.

Биографиясе үзгәртү

Герти Тереза Радниц 1896 елның 8 августында Прагада, ул чакта Австро-Венгрия империясендә, яһүд гаиләсендә туа[18]. Әтисе Отто Радниц Богемия шикәр заводының генераль директоры булып эшли. Әнисенең абые Прага университетында педиатрия профессоры була. Герти 1914 елда Прагадагы немец уку йортына — Карл Фердинанд (Carl Ferdinand University) университетына укырга керә. Шунда Карл Кори белән очраша; алар икәү 1920 елда медицина буенча доктор дәрәҗәсен ала һәм шул ук елны Венада туй ясый [19].

1921 елда Корилар икесе ике урында эшли. Герти Венадагы Каролина балалар дәваханасында профессор Кноепфельмахер кулы астында педиатрияда хезмәт итә. Карл иртән — лабораторияда, кичен фармакология университетында тикшеренүләр алып бара.

1922 елда Корилар Америка Кушма Штатларына күчеп килә. Алар Нью-Йорк Дәүләт малигнант авырулар институтына (хәзерге Росвелл парк) урнаша. Герти калкансыман биз эшчәнлеген өйрәнүен дәвам итә[20]. Буффало шәһәрендә Корилар икәүләп карбогидрат метаболизм in vivo һәм аның гормональ көйләнеше буенча эзләнүләр белән шөгыльләнә. Тикшеренүләре барышында сөт кислотасы белән кызыксына башлыйлар.

1923[21] һәм 1924[22] елларда Герти рентген нурларының тән тиресенә һәм әгъзаларның метаболизмы йогынтысына багышланган мәкаләләр яза[23].

1931 елда Герти белән Карл Сент-Луиска күчә. Алар адреналинның мускулларда гликогенолиз барлыкка китерү тәэсирен тикшерә.

1938 һәм 1939 еллар нәтиҗәле була, глюкозно-1-фосфатны бүлеп алганнан соң, Корилар энтимология ягына игътибарларын арттыра.


Тиздән Герти Арда Грин һәм Карл белән мускул фосфорилазы кристаллашуын сүрәтләгән хезмәтләрен яза.

Соңгы елларында педиатрияда эзләнү белән шөгыльләнә, гликоген җыелу авыруын өйрәнә.

Мактаулы бүләкләре үзгәртү

  • 1946 − Америка Химия җәмгыятеннән Midwest Award
  • 1947 − Эчке секреция өйрәнү ассоциациясеннән Squibb Award
  • 1947 − Карл Кори белән бергә Нобель премиясе лауреатлары
  • 1948 − Америка Химия җәмгыятеннән Frances P. Garven Medal
  • 1948 − St. Louis Award
  • 1950 − АКШ Милли фәннәр академиясыннан Sugar Prize
  • 1951 − Америка Медицина колледжлары ассоциациясеннән Borden Award.

Хәтер үзгәртү

1979 елда халыкара астрономия берлеге Айның арткы ягындагы кратерга Герти Тереза Кори исемен бирә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science: Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th CenturyRoutledge, 2003. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
  3. 3,0 3,1 Who Named It?
  4. 4,0 4,1 FemBio database
  5. 5,0 5,1 Studenti pražských univerzit 1882–1945
  6. https://vademecum.nacr.cz/vademecum/permalink?xid=85db3f69-589d-48de-8e87-57ca69841e60&scan=74acc3b3e1cc5dedaa915d4502081d60
  7. https://www.timesnewspapers.com/webster-kirkwoodtimes/features/glendale-honors-nobel-prize-winners/article_eae27c9b-ee8f-5679-af01-1a95b1acb270.html
  8. https://www.nytimes.com/1957/10/27/archives/dr-gerty-t-cori-biochemist-dead-nobel-prizewinner-in-1947-with.html
  9. http://www.nasonline.org/member-directory/deceased-members/20000986.html
  10. http://www.nsf.gov/about/history/overview-50.jsp
  11. https://www.nsf.gov/nsb/members/former.jsp
  12. Notable Names Database — 2002.
  13. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/medicine/laureates/1947/cori-gt-bio.html
  14. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  15. https://www.womenofthehall.org/inductee/gerty-theresa-radnitz-cori/
  16. https://www.acs.org/content/acs/en/funding-and-awards/awards/national/bytopic/francis-p-garvan-john-m-olin-medal.html
  17. https://www.witi.com/halloffame/
  18. Holocaust Journey: Traveling in Search of the Past
  19. Larner J. Gerty Theresa Cori. 1896—1957 // Biographical memoirs. National Academy of Science. Washington, 1992, p. 111—135
  20. The influence of thyroid extracts and thyroxin on the rate of multiplication of paramecia. Am. J. Physiol. 65:295-99.
  21. The effect of x-ray on the skin of vitally stained white mice. Proc. Soc. Exp. Biol. Med. 21:123.
  22. Comparison of the sensitiveness of different organs of the mouse toward x-ray. /. Cancer Res. 8:522.
  23. The effect of x-ray on the skin of vitally stained white mice. / Exp. Med. 39:639-43.

Сылтамалар үзгәртү